Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фестиваль югары дәрәҗәдә үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

44-4Исәт районында «Дуслык күпере» милли мәдәниятләр фестивале узды. Барлык авыллар үз территорияләрендә үзләрен тәкъдим иттеләр. Безнең Югары Егәнле авылында «Дуслык күпере» көнне районнан килгән кунакларны бик җылы кабул иттек.

Кечкенә генә сценарий күрсәттек. Татар халкында ырым бар, әгәр өй янында каен үсеп утырса, ул начар бәла-казалардан саклый, ә авыру кеше агачка килеп сыенса, бөтен чирләр тамырлары белән җиргә китә һәм моның өчен ихлас күңелдән ышанып дога кылырга кирәк, диләр.

Югары Егәнле авылы йон әйберләре белән дә дан тота. Шәлләр, бияләйләр, оекбашлар, шарфлар һ.б. бәйләнгән төрле әйберләр, декоратив-кулланма сәнгать һәм җирле осталардан милли костюмнар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Милли ризыклар белән тутырылган өстәлләрдә нәрсә генә юк иде. Биредә баллы чәк-чәк, пәрәмәчләр, татлы пироглар, төрле кайнатмалар, шулай ук сарык итеннән пешерелгән кайнар аш та бар иде. Югары Егәнле авыл җирлегенең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәисә Камалова авыл администрациясе башлыгы Александр Зиганшинга аерым рәхмәтләрен белдерде. Аның җитәкчелеге астында барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Чатырлар куелган, өй җиһазлары урнаштырылган. Клуб хезмәткәрләре – директор Маргарита Гафизова, методист Венера Сәфәрова һәм китапханәче Регина Осипенконың тырышлыклары юкка китмәгән. Ветераннар оешмасы да читтә калмады, гармунда мин, Ачилә Ихсанова, чыгыш ясадым. Ярдәмчеләребез Сергей Хмелев һәм Равил Зәләлетдиновка да аерым рәхмәт әйтәсе килә. Кунакларны җырлар, биюләр һәм такмаклар белән каршы алдык һәм озаттык. Барысы да бик канәгать калдылар. Ахырда иң яхшыларны сайладылар. “Иң яхшы татар ишегалды” өчен безгә диплом тапшырдылар.

Ачилә ИХСАНОВА, Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836