#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гаилә марафоны

последние и лучшие новости искусства в мире

27-12Алты дистә гаилә юлын һәркем җиңел генә үтә алмый шул. Андый озын юлны бергә үтәр өчен бер-береңне ярату, аңлау, үпкәләшүне кичерә белү, тормыш авырлыкларын бергә җиңеп чыга алу сәләте кирәк.

Нина Василий кызы һәм Гани Борһанетдин улы Хисамовлар 7 нче июль көнне үзләренең Бриллиант туйларын үткәрергә җыеналар.

Гани абый ул безнең якташыбыз – Ялутор районы, Кактамак авылыннан. 1956 елда Аслана урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, Свердловск техникумында төзелеш өчен машиналар һәм корылмалар буенча механик һөнәрен үзләштерә. Тормыш сугыш чоры баласы өчен авыр булса да, уку аңа җиңел бирелә, чөнки ул эш сөючән зур гаиләдә үскән, Аслана мәктәбе укытучылары бик тә төпле белем биргәннәр. Техникумда рәсеме Хөрмәт тактасында булган, комсомол эшендә, спорт ярышларында актив катнашкан. Өс-башына кием алыр өчен төннәрен вагоннар бушатырга да вакыт тапкан.

Диплом алгач, юллама белән Уфага – зур химия төзелешенә эшкә килгән. Җиң сызганып эшләгән, ләкин югары белем алу теләге сүнмәгән. Шул ук 1959 елда Уфа авиация институтының кичке бүлегенә уңышлы имтихан тапшырган.

Укулар башлангач ук, матур һәм тырыш кызга - Нина Шахановага күзе төшә. Ике ел буена бергәләп гыйлем алып, язгы сессиядән соң, июль аеның матур көннәрендә бергә тормыш коралар.

Шулай итеп, гомер алга бара. Ике уңган егет - Альберт һәм Эдуард бер–бер артлы дөньяга киләләр. Ул елларда бала тугач, өчәр ел декрет ялы булмаган. Гани белән Нина, яшь инженерлар, кулга-кул тотынышып төзелеш оешмасында механика һәм экономика өлкәсендә эшләүләрен дәвам иткәннәр. Гани абый слесарьдан башлап 49 ел “Главбашстрой” системасында эшләгән һәм бик зур профессиональ юл үткән. Прораб, төзелеш идарәсе начальнигының урынбасары, баш инженер, төзелеш техникумында завуч, яңа техника ясау һәм куллану эшендә баш инженер, акционер берләшмәсенең баш механигы, хезмәтне саклау бүлеге башлыгы булып эшләгән. Лаеклы ялга 71 яшендә генә киткән.

Төп хезмәтеннән башка Уфа нефть институтының механика кафедрасында укыткан, Башкортостан комсомол өлкә комитеты йөкләмәсе белән университет студент отрядларын профессиональ һөнәрләргә өйрәткән һәм ректорның Мактау грамотасына лаек булган, алты тапкыр барып БАМ төзүчеләрен укыткан.

Партия әгъзасы буларак, вакыт кушканча җәмгыять эшләрендә дә бик актив катнашкан: партия әгьзасы секретаре, төзелеш оешмасының партия әгъзасы, халык контроле оешмасы рәисе. Ирекле халык дружинасы командиры буларак, Гани абый эчке эшләр министрлыгының Мактау кәгазе, аның приказы белән чираттан тыш җиңел машина алу хокукы белән бүләкләнә. Эшеннән яңа, зуррак торак бирәләр.

Кайда гына эшләсә дә, үзенең уңышларында гомер иптәше, юлдашы һәм балаларны дөрес тәрбияләп үстерүче Нинаның өлеше бик зур, дип исәпли юбиялар.

Аз булса да, буш вакытында Аслана мәктәбе укытучысы, тарихчы һәм язучы Рафаил Магжанов һәм “Кичке Уфа”, “Совет Башкортостаны” газеталары белән хезмәттәшлек иткән.

Гани белән Нинаның да тормышы ал-да гөл узмаган. Кайбер вакыт төп эшендә дә, җәмгыять эшендә дә үзенең фикерләрен бик тә килешүсез яклаганы өчен каты шелтә алу очраклары да булгалаган.

Бүген дә Гани Борһанетдин улы һәм Нина Василий кызы һәркем тарафыннан хөрмәткә лаеклы кешеләр. Аларның әйткән киңәшләренә колак салып, үзләрен олылыйлар. Әгәр дә 62 ел элек Гани абый берүзе Уфада яши башлаган булса да, гаилә агачы тамыр җәйгән, үскән, җимеш биргән. Юбилей кичәсендә Нина апа белән бала-чагаларын, якын туганнарын, кода-кодагыйларын каршы алырга җыеналар.

Бүгенге көндә, Аллага шөкер, сәламәтлекләре дә канәгатьләнерлек. Күрәсең, бу инде көн саен иртәнге гимнастика, салкын душ, Себердә Тубыл суын эчеп үсү, сәламәт тормыш алып бару нәтиҗәсе булырга тиеш. 30 сутый җирле дачада да һәрвакыт эш җитәрлек.

Безнең юбилярыбызның теләге – балаларында, дүрт оныгында һәм ике нәбәрәсендә үзләренең дуслык белән озак бергә яшәү үрнәге аз гына булса да дәртләндерү, рухландыру, илһамлык тойгыларын уяту. Хөрмәтле юбилярларга сәламәтлек, иминлек, парлы бәхетле озын гомерләр телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836