#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Халык талантлары чишмәсе саекмый

последние и лучшие новости искусства в мире

34-730 июль көнне Ялутор районының борынгы Бердюгино авылының 285 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «ГАРМОНиЯ» өлкә гармунчылар фестиваль-конкурсының муниципаль этабы узды. Бу турыда безгә Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итте.

- «ГАРМОНиЯ» фестиваль-конкурсын Ялутор районы башлыгы урынбасары Любовь Цыганкова ачып җибәрде, катнашучыларга күтәренке кәеф, уңай эмоцияләр теләде.

Аннары фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны Ялутор районы Думасы депутаты Григорий Моторин сәламләде, артистларга илһам, иҗади уңышлар теләде. Әлеге конкурсның инициаторы - Төмән өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Иван Квитка икәнен искәртеп үтте.

Халык уен коралы – гармун һәм халык җыры бәйрәменә муниципалитетның биш авыл җирлегеннән зур тәҗрибә туплаган оста гармунчылар җыелышып килделәр. Һәр гармунчының чыгышын тамашачылар алкышларга күмделәр. Сәхнәдән һәр кешенең яраткан көйләре, күңеленә якын һәм таныш моңнары яңгырады.Жюри әгъзаларына иң-иңнәрен сайлап аласы бик авыр һәм катлаулы бурыч булды. Һәр башкаручының кабатланмаслык үз уен манерасы була. Менә шуларны да күздә тотып жюри әгъзалары Яңа Атъял авылында яшәүче Бәхит Алеевны 3 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләделәр. Аның башкаруында «Авыл уеннары» дигән татар көйләреннән попурри яңгырады. Сәел авыл җирлегенең Исәт авылыннан килгән Булат Шәнгәрәев күңелле һәм дәртле татар җырларын башкарып 2 нче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Татар авылларында гармунчыны һәрвакыт хөрмәт иттеләр, бәйрәм-мәҗлесләрдә урыны гел түрдә булды. Менә шундыйларның берсе – Бумаер авылыннан Миңнеәхмәт Исхаков. Ул махсус бүләк белән бүләкләнде. Гомумән әйткәндә, һәр гармунчы уйнаган көйләренә күңеленең һәм кәефенең бер өлешен кертте.

Бердюгино авылы гармунчысы Андрей Товескин тамашачыларны виртуоз уен белән шатландырды һәм конкурсның муниципаль этабында җиңүче булды. Инде ул сентябрь аенда Заводоуковск шәһәрендә узачак зона этабында Ялутор районы данын яклаячак, - дип сөйләде ул.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836