Материалы

“Халыклар дуслыгы” фестивале

последние и лучшие новости искусства в мире

34-13Төмән өлкәсенең оешуына 78 ел тулу уңаеннан Тубыл Кремльнең Кызыл мәйданында бәйрәм тантанасын зурлап билгеләп үттеләр. Сәхнәдән шәһәр башлыгы Максим Афанасьев шәһәр халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Тубыл шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе урынбасары Полина Киселева, торак төзелеше җитәкчесе Әхмәт Хут бәйрәм сәхнәсеннән өлкә губернаторының Рәхмәт хатларын алдылар.

200дән артык катнашучы иҗади чыгышлары белән тамашачыларны сөендерде. Төмән өлкәсе гимнын һәм күпләргә таныш булган җырларны бергә кушылып җырладылар. Биредә тантаналы рәвештә традицион «Халыклар дуслыгы» фестивале башланды. 10нан артык милләт үз мәдәниятен, гореф–гадәтләрен, милли ризыкларын тамашачылар игътибарына тәкъдим итте. Фестивальдә ижтимагый оешмалар, мәдәният үзәкләре җырчылары, биючеләре катнаштылар. Һәр милләт үз ишегалларын җәелдереп, милли аш-су ризыклары белән килгән кунакларны сыйладылар. Халык тарихын чагылдырган, дуслык, татулык хөкем сөргән чарада төрле милләт вәкилләре үзара аралаштылар һәм мәдәни кыйммәтләре белән уртаклаштылар.

Себер татар мәдәният үзәге артистлары, җитәкчеләре чыгышларында татар халкының кунакчыллыгын, бай мәдәниятен күрсәттеләр. Кунаклар да аларга кушылып җырладылар, биеделәр, милли ризыкларны пешерү осталарын карадылар.

Тубылда кулга-кул тотынышып төрле милләт вәкилләре яши, эшли.

Халыклар дуслыгын саклауда, ныгытуда, дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүдә мондый чаралар мөһим роль уйный.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума