Материалы

Хәрби хәрәкәтләр ветераны

последние и лучшие новости искусства в мире

10-4Махсус хәрби операциясенең беренче көннәреннән үк катнашкан, 7 ай операциянең алгы сызыгында булган, авыр яраланганнан соң госпитальләрдә тернәкләнү, реабилитация узган якташыбыз Россиянең иң зур күп профильле дәвалау үзәкләрендә, төп хәрби клиник хастаханәсендә дәвалана. Монда Рөстәм Ниязовка Россия Президенты Владимир Путин «Батырлык ордены»н тапшыра.

Контракт буенча хәрби хезмәткә киткән Рөстәм Ниязов үз теләге белән хәрби хәрәкәттә катнашырга карар итә. Шунда күрсәткән батырлыклары, командованиенең хәрби биремнәрен һәм хәрби бурычны үтәгәне өчен Россия Федерациясе Кораллы Көчләре югары башкомандущий Владимир Путинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. «Сугышчан батырлык» өчен медале, «Батырлык ордены», «Батырлык өчен» медальләргә лаек була.

Рөстәм Ниязов туган якларына кайту белән Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. Очрашуда катнашучылар Рөстәм Ниязовны зур игътибар һәм хөрмәт белән тыңладылар. Укучыларны хәрби хезмәт, андагы шартлар кызыксындырды. Рөстәм сорауларга төпле җаваплар бирде, теләкләрен җиткерде. Ул балаларга тырышып укырга, урта белем алып, югары уку йортларына укырга керергә киңәш итте. Үзенең укыган елларын искә алып, тормышка мөнәсәбәте бөтенләй үзгәргәне турында әйтте. Рөстәм Ниязовка әле 22 генә яшь. Хәрби операция барган урында ул яраланган солдатларны БМП машинасында алып чыга.

Тормышка җитди карашлы якташыбызга класс җитәкчесе Элеонора Мәхмүтова, мәктәп җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин теләкләрен әйтте. Балаларны һәм яшүсмерләрне патриотизм рухында тәрбияләү максаты белән оештырылган чарадан соң Рөстәм Ниязов: «Мин шатмын туган шәһәремә исән кайтып якыннарымны, әти-әниемне күрүгә. Укыган мәктәбемдә беренче укытучым Шамилә апа Мортазинаны күрәсем килде, класс җитәкчем Элеонора Мәхмүтованың укучылар белән очрашу оештырганы да сөендерде, әңгәмә кызык һәм файдалы узды дип уйлыйм», - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума