Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

И туган тел, и матур тел

последние и лучшие новости искусства в мире

11-9Традициягә кергән “И туган тел, и матур тел” шигърият бәйгесе Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә 30 нчы мәртәбә үткәрелде. Быелгы бәйрәм чарасы “Туган тел” җыры, матур татар халык биюе белән башланды. Бәйгедә балалар бакчаларыннан, укучылар һәм өлкәннәр дә катнаштылар. Мәдәният үзәге хезмәткәре, алып баручы Рузалия Корманалиева: ”Тубыл шәһәрендә сәләтле укучылар күп.

Быел беренче мәртәбә 7 нче мәктәптән, Полуяново мәктәбеннән шигырь яратучылар булды. Тубыл районының Ворогушино, Санниково мәктәпләреннән килделәр. Шәһәр укучыларыннан 15 нче мәктәп укучылары призлы урыннарга лаек булдылар. Безне нәниләр шатландырды. Балалар бакчасында татар теле түгәрәге булмаса да, балалар ел саен катнашалар. Лаемтамак авылы ерактарак урнашса да, мәдәният үзәгендә үткәрелгән бәйгеләрне калдырмыйлар. Бу укытучыларның, әти-әниләрнең тырышлыгын күрсәтә. Быелгы шигърият бәйгесендә катнашучылар арасында дикцияләре, җөмләләрдә дөрес басым ясаулары, тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итәрлек сөйләүләре белән аерылып торучылар булды. Ел саен яңа талантларны күреп шатланабыз”, - дип фикерләре белән уртаклашты. Җиңүчеләргә дипломнар, сертификатлар тапшырылды.

4-7 яшьтәге балалар арасында 1 урынны Дамир Нигъмәтуллин, 2 урынны Әминә Шәрәфиева, 3 урынны Динара Камалетдинова алдылар. 8-12 яшьтәгеләрдән 1 урынга Анастасия Хайновск, 2 урынга Хәдиҗә Солтанова, 3 урынга Алмаз Колмәмәтов чыктылар. 13-17 яшьлекләрдә 1 урын Ләйлә Насыйбуллинага, 2 урын Чыңгыз Латыйповка, 3 урын Ләйсән Гарифуллинага бирелде. Зурларда 1 урынга ветеран укытучы, шагыйрь Сөнгатулла Бекенин, 2 урынга ветеран укытучы Римма Шәрипова лаек булдылар.

Жюри әгъзалары Мәдинә Уразмәтова, Фәннүр хәзрәт Казыймов бәйгедән соң кичерешләре турында: “Шигырьләр балаларның яшенә туры китереп сайланган иде. Укытучы апаларына, әти-әниләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Татар телен саклауда мондый чаралар мөһим роль уйный. Сөйләүчеләр шигырь язучы авторның ниятен, хисләрен тыңлаучыларга җиткерергә тырыштылар. Эмоцияләрне арттыру килешми, автор биргәнчә булсын иде. Һәр баланың чыгышы мактауга, бүләккә лаек булды”, - дип сөйләделәр.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836