#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Йөрәк җылысы бүләк итүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

40-1027 сентябрьдә Россиядә тәрбиячеләр көнен билгеләп үттеләр. Тәрбияче булу – тумыштан килгән халәт, олы вазыйфа итеп биргән сәләт ул. Һәйкәл куярлык иң лаеклы һөнәр нинди дисәләр, бер дә уйламыйча, тәрбияче һәм укытучы дияр идем. Ник дигәндә, чит балаларны шул кадәрле якын итеп, тәрбия һәм белем биргән зат корычтан түгел, алтыннан эшләнгән һәйкәлләргә лаектыр. Бигрәк тә хәзерге заман балалары белән эшләү җиңелләрдән түгел. Өстәвенә, хәзер электрон документлар тутыру, кәгазь эшен дә мулдан бирәләр укытучыларга...

Тәрбияче ул – һәр яктан да камил шәхес. Бер ук вакытта педагог, судья, табиб, артист, рәссам да булырга тиешле һөнәр иясе. Шыкча авылында балалар бакчасында инде 20 елдан артык стаж туплаган Юлия Борис кызы Хәмидуллина нәкъ шундыйлардан.

Ул Ямбай авылында ишле гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Төмән педучилищесында укып, тәрбияче һөнәре дипломын кулына алгач, 1992 елда туган авылы Ямбайда «Тополек» балалар бакчасына эшкә урнаша. Юлия Хәмидуллина 7 ел тормышын Ямбай балалар йортына багышлап, ятим калган балаларның язмышы белән дә танышырга туры килә әле аңа. Шыкча авылы егетенә кияүгә чыгып, тормыш монда да аны тәрбияче һөнәре белән бәйли. Читтән торып Тубылда югары белем ала.

Шыкча авылында Юлия Борис кызы инде күп еллар педагогик белемле тәрбияче ярдәмчесе Гөлнара Шакирова белән дустанә эшли. Алар өч яшьлек нәниләрне кабул итеп, аларны мәктәпкә кадәр әзерлиләр. Һәр чыгарылышны горурланып озаталар.

“Ни өчен нәкъ менә тәрбияче һөнәрен сайладың, ул нәрсә белән җәлеп итте?”- дигән сорауга Юлия Хәмидуллина озак уйламыйча җавап бирде: “Мин кечкенәдән ук үз тәрбиячемә - Хәнифә Николавна Герасимовага зур хөрмәт белән карадым. Иң беренче тәрбиячем гомер буе минем өчен үрнәк булып калды. Тәрбиячемнең күңелемдә шундый якты эз калдыруы, бәлки, педагог һөнәрен сайларга мәҗбүр иткән иң беренче сәбәп булгандыр. Шуңа да, әле укучы булып укыган вакытта да, Ямбай балалар йортында эшләдем, балалар үзенә мине җәлеп итте. Без Хәнифә апа белән соңыннан күп еллардан соң район методик берләшмәсендә хезмәттәшләр буларак очраштык, ул анда мине үзенең коллегалары белән: “Бу минем укучым “, - дип горурланып таныштырды. Һөнәремне сайлауда «Тополек» балалар бакчасы мөдире Нина Федоровна Аржанова да зур өлеш керткән. Ямбай балалар бакчасында эшләгән елларымда аның ярдәме белән мин тәрбияче һөнәрен үзләштердем, бик җаваплы һәм җитди эш икәнлеген аңладым”. Балалар бакчасында эшләүче ул - актер, музыкант, рәссам, психолог, биюче дә. “Бер ук вакытта балалар өчен алыштыргысыз дус, әти-әниләргә киңәшче, сердәш була белергә кирәк. Бала еласа - юатырга, боекса - уйнатырга, орышырга туры килсә дә җайлап, яратып кына шелтәлим, кечкенәдән тәртипкә, хезмәтне яратырга өйрәтәм. Безнең йөрәгебездә һәр сабыйга урын бар, сабыйлар безгә үз балаларыбыздай якын», - диеп серләре белән уртаклаша Юлия Борис кызы.

Һәр эш көненә ул ныклы әзерлек белән килә. Монда аны сагынып никадәр бала каршы ала: «Юлия апа, исәнмесез», - диеп кочакланалар. Һәр бәйрәм саен балалар белән төрле чаралар, тәҗрибәләр уздырабыз”. Гадәти кебек тоелган күренешләрне дә сабыйларга кызыклы итеп аңлата белә. Һәр баланың үз холкы, үз гадәте. Һәрберсе белән уртак тел табып, аларның язмышын үз йөрәге аша үткәрә белә ул. “Үз эшебезне 100 процентка башкарып, еллар узу белән яхшы кешеләр булып, зур дәрәҗәләргә ирешкән балалар белән очрашу - бу инде иң бәхетле мизгелләр булыр иде”, - диеп хыяллана тәрбияче.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836