Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Кырык ел элек төшерелгән бу фоторәсемдә минем абыйларым Гали белән Харис Мәхмүтовлар. Алар икесе дә армия сафларында булган. Олы абыем Харис илебезнең чикләрен кулына автомат тотып саклаган. Приморский крайдан өйдәгеләргә матур итеп, рәсемләп, бизәкләп хатлар язган. Гали абыем илебезнең диңгез чикләрен саклаган. Халкыбызның көче, даны, горурлыгы булган хәрби-диңгез флотыбызның Тын океанында өч ел хезмәт иткән. Быел ул 40 нчы мәртәбә үзенең бәйрәмен каршылады.
“Ревностный” дигән корабльдә ул җиребезнең төрле диңгез-океаннарында сулар, илләр кичкән, без кинофильмнарда күргән әйберләрне үз күзләре белән күргән. Абыем Гали Әбделәлим улының икеләтә бәйрәме быел, ул “Каскара” совхозында үз гомеренә механизатор булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Хатыны Найлә Нурулла кызы белән Гали абыема тигез тормыш, тыныч көннәр телим.
Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы