#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кафия апа хатирәләре

последние и лучшие новости искусства в мире

30-6Кафия Егорова Тубыл шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа. Ул елларны Панфиловчылар урамында күпчелек татар гаиләләре яши. Балачак һәм яшьлек елларын искә алып, Кафия апа күңеленә туплаган моңсу һәм матур хатирәләре белән уртаклашты. “Өч бертуган сеңелем, ике абыем бар иде. Алты баладан мин берүзем исән калдым. Без үскән урамда балалар дус, тату яшәдек. Урамыбызда бер генә рус гаилә бар иде. Баба Надя апаны әле җылы сүзләр белән искә алам. Аларның балалары да безнең әбиләр белән утырып.

татарча аралашканнарын хәтерлим. Һәр гаиләнең йорт алдында тавыклар, казлар, үрдәкләр була иде. Кече яшьтән сукбай тибеп йөрмәдек, эшләп үстек. 15 нче мәктәпкә беренче сыйныфка укырга кергәндә, миңа рус телендә сөйләшүе авыр булды. Безнең буын гаиләдә татарча гына сөйләшеп үсте. Беренче укытучым Мөнҗия Рәхимҗан кызы Садыйкова укучыларын яраткан, сабыр холыклы, бик тә итагатьле укытучы буларак исемдә калды. Беренче сыйныфтан татар теле дәресләре керде. 5-6 сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләрен Сара Каюм кызы Мәмәтова алып барды. Соңыннан, бу фәннәр кыскартылса да, туган телебезгә һәм әдәбиятыбызга мәхәббәт балачактан канга сеңгән.

9 нчы сыйныфны тәмамлап, мин тегү фабрикасында эшләдем. Аннары келәм фабрикасына эшкә урнаштым. Шулай итеп, хезмәт юлым 16 яшьтән башланды. Безгә тәҗрибәле мастерлар Хәят апа Сәетова, Зоя апа Мортазина киңәшләре белән ярдәм иттеләр. Күпме еллар үтсә дә, яхшылык эшләүчеләр онытылмый. Аларны әле җылы сүзләр белән искә алам. Мин фабрикада эшләгән чорымда читтән торып урта белем алдым һәм медицина училищесына укырга кердем. 1981 нче елны фельдшер һөнәренә укып чыгып хастаханәдә, психоневрология поликлиникасы, тегү фабрикасы каршындагы балалар бакчасының шәфкать туташы булып эшләдем. Фабрика, аннары балалар бакчасы да ябылды. Мине язмыш борылышы үзем укыган 15 нче мәктәпкә китерде. Монда хуҗалык бүлеге мөдире булып 14 ел хезмәт иттем. Хәзер лаеклы ялда, ике оныгым, киленем, улым белән яшим”, - дип сөйләде. Кафия Нигъмән кызының эшләгән эш урыннарыннан, шәһәр хакимиятеннән алган Рәхмәт хатлары булса да, хезмәт ветераны исеме бирелмәгән икән. Киләчәктә бу исем аңа бирелер дип ышанабыз.

Яшүсмер чактан хезмәт юлын башлаган бу буын вәкилләре шәһәрдә үссәләр дә, туган телләрен онытмаганнар. Кафия Нигъмән кызы “Яңарыш”ны ел саен яздыра, укый, фикерләре белән уртаклашып яши. “Яңалыклар белән таныштырып торган, телебезне сакларга, узган матур тормышыбызны онытмаска ярдәм иткән газетага уңышлар телим”, - дип саубуллашты безнең белән Кафия апа.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836