#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кояш гомере телибез, әниләр, сезгә

последние и лучшие новости искусства в мире

12-4«Оҗмах – аналарның аяк астында» дигән темага Төмән шәһәрендә өлкә диния нәзарәте офисында татар халкының рухи мәдәнияте нигезләрен өйрәнү курсларына йөрүче хатын-кызларны 8 март бәйрәме белән котлап бик матур музыкаль кичә оештырылды. Аны педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль хаҗи Гадиев белән Яркәү районының татар милли-мәдәни автономиясенең беренче рәисе булган Нурсидә Әйдбаева туган телебездә бик оста алып бардылар. Алар матур затларыбызны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткергәннән соң, сүзне Динар хәзрәт Нәфыйковка бирделәр.

Ул: «Бүгенге бәйрәмне оештыручы Рафаэль абый Гадиев белән Әмир абый Галиевка олы рәхмәтләребезне белдерәбез. 8 март - Хатын-кызлар көне. Әмма без 1 көн генә түгел, ә гомер буе, һәр көнне әниләргә, әбиләргә, гомумән, хатын-кызларга хөрмәт күрсәтергә тиешбез. Әгәр хатын-кыз, әниләр булмаса, без дә булмас идек. Ана баласын нинди кыенлыклар белән 9 ай буена карынында йөртә. Ике ел буе сөтеннән аермыйча имезеп үстерә, тәрбия бирә. Димәк, аналар - дөнья тоткасы. Аларның җәмгыятьтә, гаиләдә биләгән урыны бәяләп бетергесез. Әгәр хатын-кыз бозылса, җәмгыять тә бозыла. Моңа мисаллар бик күп. Динебездә «Ана кеше» дигән бөек затка никадәр әһәмият бирелүе турында аятьләрдә һәм хәдисләрдә күп әйтелгән. Хөрмәтле хатын-кызлар, без сезне яратабыз, ихтирам итәбез һәм сез булган өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләребезне җиткерәбез», - дип сөйләде. Чараның төп өлеше әниләргә багышланган шигырьләр сөйләү, җырлар тыңлау иде. Бергәләшеп Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган «Әнкәмнең догалары» җырын башкардылар. Аннары һәркем күренекле татар шагыйрьләребезнең әнкәйләргә багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Фәйрүзә Бәшированың җирле шагыйрә Рәшидә апа Зәнкиеваның «Оҗмах – аналарның аяк астында» дигән шигырен сөйләве бик урынлы булып, кызыклы дискуссия оештырылды. Динар хәзрәт Нәфыйков хәдисне искәртеп: «Бервакыт бер ир кеше пәйгамбәребез Мөхәммәдтән (сгв) аны хәрби походка алуын сорап мөрәҗәгать иткән. Аллаһның рәсүле (сгв) аннан, әнисе бармы икәнлеге белән кызыксынган. Ир: «Әйе, бар!» - дип җавап биргәч, әйткән: «Аның янында кал, чөнки оҗмах – аналарның аяк астында», – дигән», - дип сөйләде. 12-3Сөйләшүләргә: «Оҗмах – аналарның аяк астында, ул оҗмах капкалары һәркем өчен дә ачык. Әниләренең кадерен белеп, аларны исән чакларында хөрмәт итеп, бакый дөньяга күчкән ата-аналарның рухларына дога кылып торганнарның барсына да ачык ул ишек», - дигән нәтиҗә ясалды.

   Чара матур шигырьләр, моңлы җырлар, уеннар, викториналар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә ямь өстәп Роза Чернова татар биюен башкарды. Кайбер хатын-кызларның татар милли киемендә булулары чарага бәйрәм төс кертте. Музыкаль кичә «Кояш гомере телим, әнием, сиңа» дигән җыр белән тәмамланды.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836