#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ләчектә Көлцән үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

12-5Себер татарларының борынгыдан килгән һәм илебездә барган үзгәреш җилләре кагылып та, үзгәртә алмаган Әмәл бәйрәмен Ләчек һәм Күкрәнде авылларында быел вакытыннан иртәрәк уздырдылар. Сәбәбе, әлбәттә, һава торышына бәйле булды. Кояш кыздыра башлау белән сазъяк арты авылларына кышкы юл тиз өзелә. Ә бу як авыл халкы өчен читтә яшәүче авылдашларының да кайтып, әлеге бәйрәмдә катнашулары төп шарт булып тора. Күрешү, очрашу, хәл белешүләр бик күңелле булса да, һәркем өчен туган нигезгә кайтып, үзенең уңышлары белән бүлешү, бүләкләр тарату, ата-бабалар рухына багышлап садакалар бирү традициягә кереп, хәзер изге бурыч кебек кабул ителә.

Шуңа күрә быел да «Авылдашлар» төркемендә бәйрәм көнен бергәләшеп, 19 март көненә билгеләделәр. Якшәмбе көнне уздыру укучы һәм студентлар өчен тагын да уңайлырак булды.

Әмәл бәйрәмен Ләчек һәм Күкрәнде авылларында «Көлцән» дип йөртәләр. Көлцән – төче камырдан пешерелгән көлчә ул. Элек яз бәйрәменә халык көлцән пешергән. Бәйрәм итеп өйдән-өйгә йөргән авылдашларына шуны чыгарып биргәннәр. Соңгы елларда кешеләр күбрәк кәнфит, прәннек, чәй, төрле соклар, гомумән, көнкүрештә кирәкле әйберләр әзерлиләр. Шулай булса да, олы яшьтәге апалар бәйрәмнең төп асылын югалтмаска тырышып, көлчә пешермичә калмыйлар. Бәйрәм үз вакытыннан алдарак билгеләнгән булса да, 17,18 март көннәрендә кояш нык кыздырып, болай да бик сирәк чистартыла торган кышкы юлның карын «ботка»га әйләндереп өлгерде. Шуңа күп кеше авылга төнлә, юл каткач кына кайта алдылар.

Ләчек авылында, иртәгесен юлга чыгучыларның кайтып өлгерүләрен кайгыртып, бәйрәмне ел да 8дә башлыйлар. Бәйрәм үзенең гадәти формасында барды: халык һәр йортка килеп «Көлцән» дип кычкырдылар. Хуҗалар бүләкләрен чыгарып чәчтеләр. Шуны гына көткән халык, талаша-көлешә, үзләренең пакет яки сумкаларына җыя бардылар. Авыл мөселманнар советы рәисе Әмир хәзрәт Алиев үзләренең йорт яннарына җыелган кунакларны бәйрәм белән котлап: «Һәркемегезгә исәнлек-саулык, мул тормышлар, гаилә иминлеге, тыныч, аяз күк телибез. Киләсе елларда да тагын сау-сәламәт очрашып-күрешеп, бергә бәйрәм итәргә язсын», - диде. Туган нигезенә килеп, садакасын биргән Маннура Назырова да авылдашларына изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм бик күңелле үтте, җыеп алган бүләкләренә һәркем канәгать булып, теләкләр теләп, бер-берсен кунакка чакырып, бер елга җитәрлек дәрт, уңай энергия зарядына ия булып, өйләренә таралдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836