Материалы

Медаль белән бүләкләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

11-2Бу көннәрдә Ялутор районы хакимият башлыгы Андрей Гильгенберг районның 100 еллыгы уңаеннан, Рауды авылында туып-үсеп, бүгенге көндә дә шунда яшәүче авыл ветераннар советы рәисе Саҗидә Йосыпованы истәлекле медаль белән бүләкләде. Бу турында безгә Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев хәбәр итеп: «Саҗидә Саретдин кызы – бик актив, намуслы, тынгысыз, шул ук вакытта бик тыйнак кеше. Ул күптөрле идеяләр һәм уйлар белән тулы, төрле чаралар оештырып, беркемгә дә тынычлык бирми.

Күптән түгел ул үзенең ветераннары белән хәрби махсус операциядәге солдатларга хәйрия ярдәме оештырып, хәрби җиһазлар сатып алуга 19 мең акча җыеп биргәннәр. Саҗидә Йосыпова хезмәт эшчәнлеген 1967 елдан башлап ындырда үлчәүче, кладовщик, клуб мөдире булып эшли. Аннары Кулик авыл советында бухгалтер, ә 1970 елдан 2013 елга кадәр авыл хакимиятендә секретарь булып эшли. Җирле үзидарә органнарында 43 ел хезмәт итеп, 45 елдан артык стаж белән лаеклы ялга чыга. Фидакарь хезмәте өчен ул күп тапкыр район хакимияте башлыгы, Төмән өлкәсе губернаторының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 1973 елда Рауды егетенә кияүгә чыга, бергәләп 3 бала үстерәләр, аларга яхшы белем бирәләр. Бүгенге көндә кызлары Гөлнара Төмән шәһәренең 65 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Кече кызлары Рузилә Төмән районы буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә психолог. Улы Фәнис шулай ук Төмән шәһәрендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта Саҗидә Саретдин кызының 6 оныгы һәм 1 нәбәрәсе бар, ул аларның уңышларына бик нык сөенеп яши. Без, якташлары, Саҗидә Саретдин кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхетле тормыш телибез», - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума