Материалы

Медицина өлкәсендә 40 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

19-10Тубыл шәһәрендә 40 ел шәфкать туташы булып эшләгән Галия Моратова Тубыл районының Кызылбай авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Әти-әнисе авыл хуҗалыгында эшлиләр. Гаиләдә балаларын кече вакытларыннан йорт эшләренә ярдәм иттереп, эшкә өйрәтеп үстерәләр. Галия 1980 елны авыл мәктәбен тәмамлап, Тубыл шәһәренең В.Солдатов исемендәге медицина колледжына укырга керә.

Укыган елларын искә алып: «Минем балачак хыялым тормышка ашты. Мәктәптә укыган елларымда бу һөнәргә гашыйк булган идем. Тырышып укыган елларның узганын сизми дә калдым. Хастаханәдә тәҗрибә туплаулар күңелемә беренче көннән ошады. 1982 нче елда диплом алып, шәһәрнең бала табу йортының яңа туган балалар бүлегенә эшкә урнаштым. Мондагы эш бик җаваплы булды. Яңа туган сабыйларны беренче көннән кулыбызга алып, аннары 5-7 көннән соң әти-әнисенә тапшырабыз. Баланың әти-әниләре белән бергә дулкынланып, аларны шәфкать туташлары озатып чыга идек. Элек балаларны әниләре белән бер палатага салмыйлар иде. Шәфкать туташлары махсус бүлмәдә нарасыйларны карый идек, ашатырга әниләренә алып бардык. Шәфкать туташы һөнәрен сайлаганыма үкенмәдем. Кызганычка, гаилә хәле буенча, бала тудыру йортыннан китергә туры килде. Кызыбыз белән улыбызны балалар бакчасына урнаштырырга кирәк булды. Мин балалар бакчасына шәфкать туташы булып эшкә урнаштым. Прививкалар ясау, балаларны чыныктыру, карау - минем эш булды. Илебездә үзгәреш чоры башлангач, балаларның саны кимеде, төркемнәр ябыла башлады. Мин яңадан балалар поликлиникасына эшкә урнаштым. 2001 нче елдан участок шәфкать туташы булып эшемне дәвам иттем. Бала табу йортында эшләп тәҗрибә туплаганым миңа ярдәм итте. Төп хезмәтем бала табу йортыннан кайткан балаларга кирәк очракта медицина ярдәмен күрсәтү, әниләргә дөрес тукландыру буенча киңәшләр бирү булды. Бала белән әнинең сау-сәламәт булулары зур бәхет икәнен аңлап эшләдем. Шәфкать туташы ярдәмчел, игелекле, рәхимле булырга тиеш», - дип сөйләде.

Бик күпләргә ярдәм иткән Галия Моратова җылы сүзле, шифалы куллы шәфкать туташы. Югары категорияле һөнәр иясе күңел җылысын кызганмыйча 40 ел бу юнәлештә хезмәт итә. Ул баш табибның, шәһәр Думасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Галия Моратова Тубыл шәһәрендә тормышка чыга, алар бер кыз белән ул үстерәләр. Бүген оныкларына сөенеп, эшләгән эшеннән дәрт, ләззәт алып, үз эшенең остасы булып лаеклы ялда булса да хезмәтен дәвам итә. Буш вакытларында спорт белән шөгыльләнә, бакчасында яшелчәләр, чәчәкләр утырту белән мавыга.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума