Материалы

“Мин тормышка гашыйк!”

последние и лучшие новости искусства в мире

21-6Шул исемдәге программа белән авылыбызда «Аулак өй» төркеме һәм китапханә хезмәткәре оештырган бик матур кичә үтте. Ул җирле шагыйребез Сәхир Хәбибуллинның 90 яшьлегенә багышланды. 2003 елда вафат булды.

Сәхир Мөнир улының тормыш юлы җиңел булмаган. Ул Мөнир бабай һәм Рәхилә маманың гаиләсендә беренче булып туган. Аннары ир бала һәм кыз туганы дөньяга килгәннәр. Кызганычка каршы, хәзер берсе дә исән түгел.

Сәхир Хәбибуллин башлангыч мәктәпне укып бетерә алмый, сугыш башлана. Яшь чагында салкын тидереп, умырткасына зарар китерә – шуннан инвалид булып кала. Үзенә иптәш итеп Майнур җиңги белән тормыш коралар. Бер-бер артлы ун бала туа. Хәзерге көндә икесе вафат. Сәхир абыйның оныклары үсеп киләләр. Алар да кичәгә килделәр.

Абый, гомерем бушка китмәсен, дип шигырьләр яза башлый, рәсем ясый. Үткәргән кичәбездә аның «Кил син бәхет кошым», «Әниемнең бишек җыры», «Мин тормышка гашыйк», «Уйлар оча», «Юлга чыгам», «Кыр казлары» һәм башка шигырьләре яңгырады. Бу шигырьләргә туры китереп җырлар сайладык, аларны башкардык. Берничә шигырен Хәлит абый Мөрсәлимов рус теленә әйләндерде, шуларны яңгыраттык. Авылдашлар бик җылы каршы алдылар һәм алкышладылар.

21-5Бу кичәне әзерләү вакытында репетициягә йөргән һәм әзерләшкән авылдашларыбызга рәхмәтләр белдерәбез: Х.Мөрсәлимов, Г.Ниатбакиева, китапханәче Х.Әбдебакиева, Л.Кучамбердиева, Н.Рәхмәтуллина, З.Сөләйманова, Л.Бакиева, З.Сәбәрмәтова, Д.Хәбибуллина, З.Айбатова, Г.Вәлеева, һәрчак баянда уйнап безнең җырларыбызны бизәп торган алыштыргысыз баянчыбыз Ринат Ашрапов. Мин оештыручы, алып баручы булдым.

Исән булган булса, Сәхир абыйның урыны түрдә булган булыр иде. Һәм тагын-тагын яңа шигырь, җырлары яңгырар иде.

Кичәбезне Сәхир абыйның инде гимнга әверелгән «Ямьле Вагай буйлары» дигән җыры белән барлык залдагы җыелганнар җырлашып кичәне тәмамладык.

95 еллыгына тагын да ныклабрак әзерләнербез, әле күп шигырьләре ишетелмәде.

Тания АЙБАТОВА,
Вагай районы, Индәр авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума