Материалы

Оештыручыларга зур рәхмәт!

последние и лучшие новости искусства в мире

28-16Халык бәйрәме – Сабан туе борынгыдан ук барлыкка килгән. 2 июльдә Турай авылында Төмән районы Сабан туе узды.

Өлкәннәр һәм балалар өчен бик матур, игелекле бәйрәм, сәламәтлек бәйрәме, шуңа күрә батырлар еш кына традицион ярышларда көч сынашалар: ат чабышлары, гер күтәрү, биек һәм шома баганага менү, милли көрәш - күп көч, хәйләкәрлек һәм җитезлек таләп итәләр. 

Сабан туе бизәге – көрәштә безнең Талымхан мәктәбен тәмамлаучылар да җиңделәр: Салават Абдуллин - абсолют батыр; Рашат Сөлхәрнәев, Раниф Айтумбетов 2 урын алдылар. Афәрин, балалар!

Сабан туенда физик көч кенә күрсәтеп калмыйча, милли ярышларда да катнашырга мөмкин иде: авызыңа йомырка салынган кашык белән, көянтәгә чиләк элеп, капчык киеп йөгерү, күзләрне бәйләп чүлмәк вату, авыш бүрәнәдән менү. 

Бер үк вакытта җырчылар, нәфис сүз осталары, биючеләр ярышлары да үткәрелде.

Безнең укучылар-җиңүчеләр һәм призерлар:

28-13Раиф Мөхәммәдҗанов (рәсемдә), 8 сыйныф укучысы - 1 урын (җитәкчесе Рәчия Сабирова); Иделия Бакирова, 2 сыйныф укучысы - 2 урын (җитәкчесе Әлфия Мәхмүтова); Алия Мөхәммәдҗанова, 1 сыйныф укучысы - 3 урын (җитәкчесе Тәслимә Мөхәммәдҗанова).

Нәфис сүз осталары бәйгесендә 8 сыйныф укучысы Руфат Касмалин, 7 сыйныф укучысы Надия Мөхәмәдҗанова, 3 сыйныф укучысы Данис Хисаметдинов, 1 сыйныф укучысы Самира Сөлхәрнәева бик актив катнаштылар.

Әлеге чараны оештыручылардан барлык җиңүчеләр һәм катнашучылар кыйммәтле бүләкләр алдылар.

Аш-су бәйгесендә безнең мәктәпнең медицина хезмәткәре Юлия Мөхәммәдҗанова (рәсемдә)лаеклы 2 урынны яулады.

Кунакчыл, күңелле халык бәйрәме - Сабан туе традицион татар ашларыннан башка узмады, монда һәркемне итле һәм баллы ризыклар белән сыйладылар. Мондый искиткеч бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт!

Тәслимә МӨХӘМӘДҖАНОВА,
Төмән районы, Талымхан мәктәбе музее җитәкчесе

(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума