Материалы

Риясыз хезмәт башкаручы

последние и лучшие новости искусства в мире

31-3Хәзерге тормышта «волонтер» сүзен еш ишетәбез. Кем ул волонтер? Ул – үз теләге белән түләүсез иҗтимагый файдалы эшләр белән шөгыльләнүче кеше. Волонтер башкаларга ярдәм итү өчен үзенең шәхси вакытын да жәлләми. Хәрәкәт итәргә, алга омтылырга, булышырга дигән принцип белән яши.

Таныш булыгыз - әңгәмәдәшебез Гөлсия Кәримова. Ул Талымхан авылы кызы, Төмәннең цифр һәм педагогик технологияләр колледжының II курсын тәмамлады. Волонтерлык эше белән күңелен биреп шөгыльләнә. Без аннан шушы изге хезмәте турында сораштык.

-«Әл-Манар» (Маяк) мөселман волонтерлык хәрәкәтенә башыннан ук, 2021 елның ноябрендә оешканында кушылдым. Хәрәкәттә 10лап волонтер эшли. Рәисебез – «Яңавыл» җирле мөселман дини оешмасы җитәкчесе Әмир хәзрәт Галеев. Матди ярдәм күрсәтүче – Төмән өлкәсе диния нәзарәте. Үзебезнең логотибыбыз бар, тиздән бушлай кабинет бирәчәкләр. Максатыбыз: һәр мөрәҗәгать итүчегә, мохтаҗларга теләсә нинди ярдәм күрсәтү. Мин хәзер каникулда, уку вакытында дәресләрдән соң бара идем. Мәсәлән, коронавирус пандемиясендә өлкәннәргә азык-төлек китердек, Яңа ел бәйрәмендә мохтаҗларга гуманитар ярдәм күрсәттек, инде качакларның балаларына мәктәпкә керергә әйберләр әзерлибез һәм башкасы. Сеңелем Эльзана да волонтерлык белән шөгыльләнә. Мин колледжда да бу эшкә җәлеп ителгән. Волонтер булу миңа бик ошый, ихлас күңелдән кешеләргә ярдәм итәсе килә, - дип сөйләде Гөлсия Динар кызы.

Яныбызда акыллы, шәфкатьле, риясыз хезмәт башкарырга омтылучы яшьләр булганда киләчәгебез өметле.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума