Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Татар сүзе” халыкара бәйгесендә җиңүче якташыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Марат Әхмәтов, Екатерина Әхмәтҗанова
Казан шәһәрендә татар телен һәм әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау; татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына кызыксыну уяту максатыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырылган “Татар сүзе” халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе үтте. Анда якташыбыз – Түбән Тәүде районының Тарман авылында яшәүче танылган “Саз” фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова да катнашты.

Себер татарлары фольклорын сеңдереп үскән Екатерина апа катнашып кына калмады, ә дәрәҗәле 3 урын алып кайтты. Бәйгегә катнашуы, анда очрашкан күренекле кешеләр һәм шәп яңалык турында якташыбыздан үзеннән сөйләтик әле:

- Бу бәйге турында «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тапшыруларын караганда белдем. Анда танылган әкиятче Әлфинур апа оныгы белән сөйләшә. “Әби, мин бәйгедә катнашам”, - ди оныгы. Әбисе дә катнашырга теләген белдерә, тик инде олы яшьтә булуына гына уфтана. “Анда катнашучылар арасында яшьне чикләү юк”, - ди оныгы. “Алайса әкият сөйләп карыйм”, - ди әби. Миңа да уй керде. Шуннан әзерләнә башладым. Видеога төшереп җибәрергә балалар булышты.

Февраль урталарында Казаннан шалтыраталар: “Сез финалга үттегез, Казанга чакырабыз”, - диләр.

Мин бәйгедә “Курчак кыз белән егетнең мәхәббәте” дигән борынгы риваять сөйләдем. Әүвәл Себер халкы курчакка табынган. Шул вакыттан күп әкиятләр, риваятьләр калган. Курчакка табынып, аңа теләкләрен җиткергәннәр, тормышка ашуын өметләнгәннәр. Минем хикәядә дә ялкау, өендә гел йоклап кына ята торган егет урамда чүпрәктән тегелгән курчак табып ала. Курчакның тузаннарын кагып, чистартып караса, ул шундый сылу. Егет җансыз курчакка гашыйк була, үзенә яр итәргә уйлый. Соңыннан курчак кыз суга бата һәм җансыз курчакның кеше белән пар була алмавы аңлатыла. Әбием сөйләгәннәрдән истә калган, үзем тулыландырган бу риваять Казанда зур игътибарга лаек булды.

Казанда бик әйбәт каршы алдылар. Себер татарларына зур хөрмәт белән карыйлар. “Телегез йомшак, әйбәт”, - дип сөйләвемне яраттылар. “Шаян-ТВ”га телевидениега алып керделәр. Гала-концерт көнне Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев белән күрештек. Үзе яныма килеп: “Видеоны 4 мәртәбә әйләндереп карадым. Сез оста итеп себер татарларының яшәешен, эчке дөньясын тамырыннан алып чыккансыз. Бик оста, аңлаешлы итеп күрсәткәнсез”, - дип шатландырды. Язучылар берләшмәсенә чакырды, анда сөйләшеп, чәйләр эчеп утырдык. Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин, бергә булыйк, бердәм булыйк, дип телебезне югалтмаска тырышуыбызны сорады.

Ә инде тагын бер шатлыклы хәл булды: Татарстан Республикасының халык артисты Зөлфия Вәлиева танылган шагыйрә һәм прозаик Илсөяр Ихсанова, билгеле журналист Гөлсинә Хәмидуллина белән сценарий язып, курчак театрында уйнатырга булдылар.

Гала-концертта чыгыш ясаганда композитор, музыкант, гармунчы, “Вак бәлеш” балалар фольклор ансамбле җитәкчесе Ислам Сафин борынгы көй уйнап торды, бүләкләү вакытында да, мин төйдереп биеп чыкканда, аның уйнавы ямь бирде. Бөтен халык гөрләтеп кул чапты.

«Безнең телгә кагылышлы проектларыбыз бихисап. Ә туган телебезнең бөтен матурлыгын үз эченә җыйган «Татар сүзе» проекты – иң дәрәҗәле, иң отышлы проектыбыз. Менә нинди бит ул безнең газиз туган телебез, газиз «Татар сүзе»! Никадәр безнең татар теленең, татар сүзенең бөтен нечкәлеген, нәфислеген, аның әдәбилеген халкыбызга яшәү рәвеше кебек җиткерә алучы талантларыбыз! Мондый телне, халыкны югалтырга ярамый! Моның кадәр көч белән без, һичшиксез, телебезне үстерә дә, саклый да алабыз! Яшәсен туган телебез! Яшәсен «Татар сүзе»! – диде бүлкләү тантанасында Марат Әхмәтов - татар телен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе.

Килгән 3200 гаризадан финалга 30 чыгыш сайлап алынган. Хәтта Төркия һәм Белорусьтан да видеолар җибәрелгән. Номинацияләр саны да күп, бүләк фонды 1 млн сум. Әйе, горурланырлык бәйрәм, безнең якташыбызның җиңү яулавы да, үзе өчен генә түгел, өлкәбез өчен дә зур казаныш.

Гомумән, соңгы вакытта хатын-кызларыбыз сокланырлык нәтиҗәләре белән гел сөендереп торалар. Бу турыда газета битләребездә язып та киләбез.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836