#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яраткан әбием

последние и лучшие новости искусства в мире

9-7Минем әбием - Гөлнур Хәйруллина. Мин аны игелекле, акыллы, алтын куллары өчен яратам, иң мөһиме - ул минем әби генә. Ул мине һәрвакыт аңларга, яхшы башлангычларда булышырга тырыша. Мин аңа тормышымда булган бар нәрсә турында сөйлим. Әгәр дә миңа киңәш кирәк булса, мин хәтта уйламаган вариантны әйтер идем.

Минем әби тормыштан артта калмаска, ул вакыт белән бергә атларга тырыша. Әби фәнни-танып белү китапларын укый, шулай ук безнең җир турында сөйләүче фәнни фильмнар карый, һөнәрчелек белән шөгыльләнергә ярата: келәмнәр, матур аккошлар һәм чәчәкләр бәйли.

Соңгы вакытта минем әби Донецк сугышчылары өчен оеклар бәйли, егерме пар оекбаш җибәрде. Шулай ук ишегалдында матур чәчәкләр үстерә, утыз ел умартачылык белән шөгыльләнә, аларны үзе карый.

Аның тормышындагы 42 иң яхшы еллар - мәктәптә эшләгән еллары. Аңа балалар белән аерылышу авыр була, ул балалар өчен «Әлифба мажаралары», «Урман мәктәпләре», «Якты балачак», «Салават күпере» кебек китапларын яза башлый. Олылар өчен ике китап чыгарды. Җиденче китабы басмага әзер.

Алар бабам Равил белән биш ул үстерделәр, берсе минем әти. Әбинең 13 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар. Әбигә инде 85 яшь. Аңа сәламәтлек, имин тормыш һәм озын гомер телим.

Айгөл ХӘЙРУЛЛИНА,
Төмән шәһәренең 94 нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836