#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үз эшенең остасы

последние и лучшие новости искусства в мире

9-5Тубыл шәһәренең үзәк почтасында вакытлы матбугатка яздыру бүлегенең төп белгече Нурия Вафеева 65 яшен каршылады.

Ул шәһәр халкы һәм оешмалары белән бу юнәлешне җайга салырга, элемтә бүлекләре буенча үзәк һәм җирле басмаларга язылу планнарын үтәүдә тырышып, эшен яратып башкара. Хезмәт юлы турында: «Мин мәктәпне тәмамлап, әнием янына тегү фабрикасына эшкә урнаштым. Аннары 1985 нче елдан матбугат эшкәртүчесе, оператор булып эшләдем.

1992 нче елларны илебездәге үзгәрешләр башланган чорны яхшы хәтерлим. Беренче категорияле оператор булсам да, Төмән элемтә көллиятенә читтән торып укырга кердем һәм уңышлы тәмамладым. 2004 нче елдан вакытлы матбугатка яздыру һәм тарату бүлеген җитәклим. Беренче елларны бөтен эшне кул белән эшләдек. Оешмаларга хатларны үзебез җиткерә идек. Хәзер компьютер, электрон почта ярдәмгә килә. Шулай булса да, газета-журналларга яздыру вакыты башланганда оешмаларга үзебезгә барып килешүләр турында сөйләшү уңайрак. Кеше тормышында почта хезмәткәрләре хезмәте әһәмиятле урын алып тора. Сугыш вакытында да почта хезмәте туктап тормаган, якыннарыннан хат-хәбәрләрне көтеп алганнар. Һәрвакыт почта хезмәткәрләренең эше халык өчен мөһим һәм кирәкле», - дип сөйләде.

Нурия Туктасын кызы басма матбугатны яздыручылар, оешмалар һәм почта бүлекчәләре белән эшен тыгыз элемтәдә алып бара. Лаеклы ялда булса да, хезмәтен дәвам итә. Татар концертлары алдыннан газета-журналларга яздыруны оештыруда актив катнаша. Бөтен күңеле һәм зур җаваплылык белән үз вазифасын яратып башкарган сабыр холыклы, 40 ел хезмәт стажлы Нурия Туктасын кызы өлкә һәм шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм элемтә министрлыгы тарафыннан «Элемтә мастеры» исеме һәм күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Кешене тыңлый белгән, җиңел аралашучан, тырыш якташыбыз тормышта да бәхетле, матур яши, тормыш иптәше Ташбулат белән ике кыз үстерәләр, оныкларына ярдәм итәләр.

Нурия Туктасын кызын гомер бәйрәме белән котлап иминлек, сәламәтлек, парлы, бәхетле озын гомер, уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836