#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Могҗиза белән исән калган ветеран Зарипов

последние и лучшие новости искусства в мире

44-2Аллаһ юлында сугышыгыз, сезгә каршы сугыш башлаган кәферләр белән! Ләкин чиктән үтмәгез, ягъни үзегез сугыш башламагыз, сугыш башламау килешүен бозмагыз, сугышка катнашмаган кешене үтермәгез һәм әсирләрне жәберләмәгез! Аллаһ, әлбәттә чиктән үтүчеләрне сөйми. (2:190.)

Кәлимулла Зарипов Казан губернасы, Бураш авылыннан, 10 яшендә гаиләләре белән Себергә - Велижан районы, Казанка авылына (икенче номерлы) күчеп киләләр. Яшь Кәлимулла авылдагы мәдрәсәдә белем ала. Үсеп җиткәч, колхозда хезмәт итә - көтүче дә булган, атлар да караган, җирен дә сөргән.

1933 елда авылдагы Кайнәт исемле матурга өйләнә. Тыныч тормыш озакка бармый. 1941 елның июль аенда Кәлимулла сугышка озатыла. Балаларының сөйләве буенча, сугыш сукмаклары бик авыр һәм михнәтле булган. Иң элек ул көнчыгышка эләгә. Монда безнең резерв гаскәрләре туплана. Әгәр Япония самурайлары һөҗүм итсә, аларга каршы торырга әзер булганнар. 1941 елның соңгы көннәрендә (ноябрь-декабрь), башкалабыз Мәскәүгә якынлашкан фашистлар армиясе тар-мар ителеп, бер хәтле артка куылгач, Япония милитаристлары безнең илебезгә сугыш башлаудан тыелалар. Шуның өчен көнчыгышта җыелган гаскәрнең бер хәтлесен немец фашистларына каршы жибәрәләр. Кызылармияче Зариповның ротасы Смоленск шәһәрендә каты барган бәрелешләргә эләгә һәм ул каты яралана, госпитальдә ятып чыга. Төзәлеп тә өлгерми, батыр сугышчы кайнап торган Курск дугасына килеп керә. Моннан исән калучылар инде исәпле генә. Каты бер сугышта бөтен рота һәлак була, яраланган хәлдә Кәлимулла исән кала. 3 көн, 3 төн, бертуктаусыз дошман бомбалары шартлап торганда, сугыш кырында ята. Аннары аны алга баручы солдатлар табып ала. Ярдәм итә алмыйча, алар юлларын дәвам итәләр, ә Кәлимулла, каты яралы хәлендә, шуышып булса да үзенекеләр янына килеп җитә һәм аңын югалта. Тагын хастаханәдә берничә ай ята. Ышанмаслык хәл, шундый каты яралар булса да, безнең солдат үлемне жиңеп чыга. Авылга ике тапкыр кара кәгәзь дә килеп өлгерә. Бер хәтле аякка баскач, себер сугышчысы - Кәлимулла, тагын да сугыш ялкынына ташлана, тагын яралана һәм бу юлы Грузия хастаханәсендә ятып чыга. Аякка басып, төзәлеп чыккач, Кәлимулланы Иран дәүләте чикләрен сакларга жибәрәләр, каты яралары булу сәбәпле, авыр сугышлардан азат ителә.1945 елның октябрь аенда өйгә кайтып керә. Күкрәгендә ике орден - 2 нче дәрәҗәле Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз ордены, 6 медаль.

1971 елда «Атказанган колхозчы» исемен алып лаеклы ялга чыга.

Әлбәттә, авыл халкы бер вакытта да хак динебездән читләшеп яшәмәде. Авылда, 60-70 елларда шулай ук сугыш ветераны Кашафетдин бабай Гыйльметдинов имам вазифасын алып барды һәм ошбу бик җаваплы булган хезмәтне Кәлимулла абыйга тапшырды. 1980 -1994 елларда (14 ел дәвамында) Кәлимулла абый авыл мулласы булып торган. Аны хәтта күрше авылларга да чакырганнар. Абый халык арасында бик җылы хисләр генә калдырган.

1994 елның 25 октябрендә Казанка авылында тантаналы рәвештә яңа мәчет ачылу тантанасы уздырыла, тик Кәлимулла абыйга ошбу куанычлы вакыйганы күрергә насыйп булмый, ошбу елда 25 март көнне 83 яшендә  якты дөнья белән саубуллаша.

Хатыны Кайнәт апа белән 5 кыз үстерәләр, 7 оныклары бар һәм нәбәрәләре дә шактый.

Тарих белгечләребез, архив чыганакларына таянып, бүгенге көндә ачыкланган документларны (рассекреченные документы) күрә алдылар. Бөек Ватан сугышы башланганчы ук, 18 июльдә Үзәк мөселман Диния идарәсенең (Уфа) мөфтие Габдрахман хәзрәт Расулев бөтен дөнья мөселманнарына карата чыгыш ясый һәм мөрәҗәгать итә. Ул фашист илбасарларына каршы көрәшергә чакыра. Ошбу чыгышлар мөфти тарафыннан берничә тапкыр кабатланып тора.

Монда әйтелә: «Дошманга каршы халыкны күтәрергә, чөнки немец фашистлары безнең якты киләчәгебезне юк итәргә тырыша, үзебезне, балаларыбызны коллыкка әверелдерергә хыялланалар. Бу сугыш - изге сугыш, һәркем, үзен мөселман дип саный икән, дошманга каршы булган көчен, кодрәтен тулысынча бирергә тиеш”. Мөфти үзенең чыгышында изге сугышка карата Коръән китабыннан сүрәләр, аятьләр китерә.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836