#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якташларына шатлык өләшеп

последние и лучшие новости искусства в мире

44-8Октябрь ае Ялутор районында яшәүче хөрмәтле өлкәннәребезнең юбилейлары белән бай булды.

12 октябрь көнне Ялутор районының Рауды авылында яшәүче танылган сыер савучы, хезмәт ветераны Мәхмүдә Калеева үзенең 80 яшен каршылады. Ул Яркәү районының Кортъегән авылында туа. 37 ел дәвамында машина белән сыер саву операторы вазыйфасын намус белән башкара.

Гомере буе ул «һәркайда өлгерергә» дигән девизны алга сөреп яши: беренче әтәч тавышына уянып торырга, өй һәм хуҗалык эшләрен бетереп, 6 баланы мәктәпкә җыярга, аннары фермага йөгерергә». Мәхмүдә Фәрит кызы кечкенәдән һәр эшне зур җаваплылык, намус белән һәм җиренә җиткереп эшләргә күнеккән. Балачактан гел авыр эштә үзен жәлләми эшләгәнгә күрә, сәламәтлеген бик иртә югалта. Бүгенге көндә ул 1 нче төркем инвалиды. Әмма бик бәхетле әни, әби, картәни ул. Менә инде 29 ел уртанчы улы Әгъзам белән килене Рузиләнең яхшы тәрбиясендә хөрмәт күреп яши. Әниләренең хәлен калган балалары да белешеп, ярдәм итеп торалар. 11 оныгы һәм 16 нәбәрәсе кунакка киләләр, аның турында кайгырталар. Бу тыйнак әбигә карап, авыр авыл тормышы, борчылулар, сәламәтлек җитешмәве дә аның күңелен катырмаганына гаҗәпкә каласың. Ул һәрвакыт ачык йөзле, мәрхәмәтле, ярдәмчел.

Бу көнне юбилярны котларга бала- оныклары, шулай ук район инвалидлар җәмгыятеннән һәм Рауды авыл җирлеге башлыгы исеменнән «Туган як» клубы активистлары, мәдәният волонтерлары Зәйтүнә һәм Динара Кормановалар котлап, бүләкләр тапшырдылар. Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре бәйрәмгә тагын да ямь өстәп матур теләкләрен җиткереп, моңлы җырлар, дәртле биюләр башкардылар.

Ә 21 нче октябрьдә күчмә мәдәният комплексы артистлары җитәкчеләре Ильяс Бакиев оештыруында Бумаер авылына юл алдылар. Биредә аларны сәламәтлеге чикле булу аркасында лаеклы ялда булган Минсәрә Хәлилова каршылады.

65 яшьлек юбилеен каршылаучы ханым кунакларны үзенә хас булган тормыш сөючәнлеге, оптимизм һәм кунакчыллыгы белән кабул итте һәм шатланып яшьлек хатирәләре белән бүлеште. Бу турында безгә Ильяс Бакиев: “Мәдәният ветераны Минсәрә апа килгәнебезгә шатланып туя алмады. Котлау сүзләребезне, җырларыбызны бик хуш күреп, рәхмәтләр әйтеп тыңлады, Аның күзләре шатлыктан һәм бәхеттән балкыды. Ике бала анасы үзенең якыннарының яратуы һәм кайгыртуларын тоеп, шуңа сөенеп яши”, - дип әйтә.

44-7Минсәрә Әхмәр кызы Бумаер авылында, күп балалы гаиләдә туа. Аның әти-әнисе Миңнехаян һәм Әхмәр Юртлыбаевлар Киров исемендәге колхозда иртәдән төнгә хәтле эшләгәннәр. Балачактан аның күңеле үзешчән сәнгатькә тартылган. Үзенең яшьтәшләре белән төрле көлдергеч күренешләр куйганнар, концертларда катнашкан.

Туган көне белән әбиләрен 4 оныгы котлады. Алар аңа үзләре кулдан ясаган эшләрен, рәсемнәрен бүләк иттеләр. Көләч йөзле, яхшы күңелле Минсәрә Хәлилова 40 ел мәдәният өлкәсендә эшләп күп төрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836