#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Быел уңыш булдымы?

последние и лучшие новости искусства в мире

43-11Ризык яки дару урынына куллана торган кыргый файдалы үсемлекләрнең күбесе кеше үтә алмаслык ерак урманнарда, сазларда үсә. Шуңа күрә аларны авылда яшәүчеләр җыя. Борынгы заманнардан кыргый үсемлекләр Себердәге халыкны ачлыктан коткарган, яшәү өмете биргән.

Хәзерге вакытта да көзен авыл кешеләре: “Аллаһы Тәгалә быел нинди уңыш бирер икән”, - дип табигать байлыгын көтеп ала.

Уңышлы елда атналап яшәп җыю өчен техникага азык төяп, саз-урманнарга кузгалалар. Сазлар артында яшәүче халыкка ул бизнес, табышны саткан акчага кышны кышлыйлар, бик уңган елда зур әйбер сатып алалар. Урманнарда-сазларда җиләк-җимеш, гөмбә, чикләвек һәм башкасын җыясы җиңел түгел, ул авыр эш. Шәһәрдә яшәүчеләр дә аларны бик теләп сатып ала, һәр кеше үз сәламәтлеген кайгырта, шифасы тияр дип өметләнә. Экологик яктан чиста үсемлекне кем генә авыз итмәс икән?

2021 елгы җәй искиткеч эссе, коры килде, күп җирдә урманнар янды. Көзен уңыш булдымы-юкмы, шуның турында кызыксынып өлкәнең төрле районнарында яшәүче якташларыбыздан сораштык.

Илсия Ниязова, Яркәү районы, Ваңгы авылы:

- Быел безнең якта караҗиләк (черника) күп булды. Усак, каен гөмбәләре уңды, ак гөмбә аз иде, җир җиләге бөтенләйгә булмады. Мүк, нарат җиләкләре дә шулай ук уңмады.

Рушания Халикова, Тубыл районы, Лаемтамак авылы:

- Козык (кедровый орех) уңды, мүк җиләге юк диярлек, төп гөмбәдән башка (опята) бөтенесе булды.

Гөлбаян Зәйнуллина, Вагай районы, Тугыз авылы:

- Мүк, нарат җиләкләре булмады, гөмбә уңды. Халык аз булса да эрбет чикләвеге (кедровый орех) җыйды. Шулай ук кешеләр төньякка барып аны күп итеп җыйдылар.

Әлфия Аппасова, Түбән Тәүде районы, Канчәбер авылы:

- Җиләк-җимеш җыючылардан сораштым, караҗиләктән башка мүк, нарат җиләкләре уңмаган. Гөреҗдә (грузди), төп гөмбә булмады, ләкин башкалары бик уңды. Былтыр җиләк сазда искиткеч мул иде, инде киләсе елга ничек булыр...

Гөлфия Бакиева, Тубыл районы, Санниково авылы:

- Гөмбә, чикләвек күп булды, кешеләр бу табигать байлыкларын җыеп эшмәкәрләргә тапшырдылар. Кызганычка каршы, мүк, нарат җиләкләре уңмады. Шундый ел килгәндер.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836