#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Рәхмәтемне белдерәм

последние и лучшие новости искусства в мире

Мин Түбән Тәүде районы, Киндерле мәктәбендә эшләгән чорымда 3 чыгарылыш классым булды. Өчесе дә укулары, тәртипләре, җәмәгать эшендә актив катнашулары белән мәктәптә үткәрелгән ярышларда алдынгы урыннарны яулап килделәр. Өчесе арасыннан 1971 елгы чыгарылыш классның, ничектер, бердәмлек көчлерәк булды, ахрысы. Түбән Тәүде мәктәбендә укыганнарында да үзләрен сынатмадылар, барысы да бер класска эләктеләр.

Класс җитәкчесе буларак, Клара Шаламова аларның характеристикалары белән танышып, барысын да үзенә алуы турында август аендагы утырышта миңа сөйләде. Түбән Тәүде мәктәбендә укысалар да, бәйрәмгә пьесалар әзерләп, авыл халкына клубта чыгышлар ясадылар. Шушы көнгә кадәр бер-берләре белән аралашып, хәлләрен белешеп, кирәктә ярдәмләшеп, биш елга бер очрашып торалар. Аларның күбесенә диярлек 65 яшь тулды. Быел коронавирус авыруы сәбәпле, мәктәптә очрашу кичәсе булмагач, алар классташлары Ильяс Әхтәриевларда җыелдылар. Кичәне зур әзерлек белән Фәрваз Әхтәриева алып барды. Киндерле мәктәбендә укыган елларында нинди эшләр башкарылган, балачак хатирәләрен, аерым, күмәкләшеп төшкән фоторәсемнәрне, кайсы шәһәрләргә экскурсия оештырылганнарны җыеп, экраннан күрсәтте.

Очрашуга барысы да диярлек килгәннәр, биш елдан соң тагын җыелырга булдылар. Очрашу кичәсе Ильясның яшелчә бакчасында үтте. Бакчага килеп керүгә, үсеп утырган яшелчәләргә күзем төште. Барысы да тәртиптә, үз урынында, һәр җирдә чәчәкләр. Өстәлгә килеп утыргач, табынны күреп Рәсимәнең бакчачы гына түгел, оста пешекче икәнен дә күрдем. Табында барысы да үзләренең тормышлары, яшәешләре, күпме оныклары барлыгы турында фикер алыштылар.

Арада иң күп оныклы Ильяс булып чыкты, 6 оныгы бар икән. Җылы сүзләрегез, бүләкләрегез өчен барыгызга да зур рәхмәт, сез минем юбилейлы елларымны да онытмадыгыз.

Аллам сезгә сәламәтлекләрегезне, гомерләрегезне биреп, оныкларыгызның игелекләрен күреп, бәхетле, шатлыклы мизгелләр кичереп яшәргә насыйп итсен.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА,
Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836