Материалы

“Яшь гаилә” программасы буенча йорт төзиләр

последние и лучшие новости искусства в мире

44-6Вагай районында ел башыннан «Яшь гаилә» программасы буенча өч гаилә торак сертификатлары алды. Алар арасында Птицы авылында яшәүче Дилә Нәхим кызы һәм Илнур Сабир улы Тимировлар бу бәхеткә ия булдылар. Өч бала тәрбияләүче Тимировлар әлеге программада катнашу өчен документларны 2015 елда ук тапшыралар. Ул вакытта аларның арендага алынган җир участоклары да була. «Моңа кадәр каенатамда яшәдек, 65 квадрат метрлы йортта 6 кешегә, әлбәттә, тыгыз булды. Без үз йортыбызны булдыру турында хыялландык, - дип сөйли Дилә Нәхим кызы.

- Чиратыбыз килеп җиткәнен көткән биш ел дәвамында туганнар ярдәме белән участокта фундамент салдык, бураны күтәреп, түбә астына куйдык. Форсаттан файдаланып, булышканнары өчен туган-дусларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Тормыш иптәшем полициядә эшләде, аның бөтен хезмәт хакы диярлек төзелешкә китте, мин өйдә балалар белән утырдым. 2020 елны тормыш иптәшем, сәламәтлеге начараю сәбәпле, хезмәтеннән китте, хәзер көннәр буе ул йортыбызны төзеп бетерү эшләре белән шөгыльләнә. Быел март аенда без Е.Мельниковның оешмасы белән 1215 мең сумлык төзелеш эшләрен башкару турында килешү төзедек. Аның 654 мең сумы — программа буенча акча, ә 561 мең сумы - «Яшь гаилә» программасында катнашучылар өчен банкта 1% ка алынган займ. Хәзерге вакытта безнең йортның түбәсе, идән һәм түшәме бар, тәрәзәләр, ишекләр куелган. Кызганычка каршы, эшебезне бер нәрсә генә тоткарлый: эшкәртелмәгән материал алып кайту сәбәпле, диварларны бүлдерә алмыйбыз. Проект буенча беренче кат һәм мансарданың мәйданы 160 квадрат метрдан артык булачак. Барлыгы алты бүлмә һәм балкон.

Төзелеш гаиләбезне берләштерде, бер-беребезнең, туганнарның кадерен белергә, хөрмәт белән карарга өйрәтте, дияр идем. Март аенда тагын бәби көтәбез. Сабыебыз дөньяга килгәч, бала тудыру йортыннан ирем безне яңа йортка алып кайтыр дип өметләнәм. Ә әлегә эш җитәрлек, септик казырга, су, җылылык үткәрергә һәм башка эшләрне башкарасы бар. Минем яшь гаиләләргә киңәшем шул: кәгазь, документлар туплау кебек мәшәкатьләрдән курыкмагыз, администрациягә консультация сорап мөрәҗәгать итегез, чөнки программада катнашу 35 яшькә хәтле генә карала”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума