#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Без бергә”

последние и лучшие новости искусства в мире

22-8Берара яхшы гына эшләп киткән яшьләр оешмалары тындылар. Аларны бергә туплауга, татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә ныклы этәргеч, стимул булып торган конкурсларыбыз да оештырылмый. Яшьләрне туплаган дискотекалар да юкка чыкты. Шул вакытта «Без бергә» оешмасы «Әйдә» проекты белән, пандемия шартларына килешеп булса да, милли юнәлешле дискотекалар үткәрә башладылар. Башка актив төркемнәр белән зур чараларда катнаштылар.

Бу эшне алып баручылар белән танышу минем планга язылып куелды. Әлбәттә, иң беренче ярдәмгә интернеттагы социаль челтәрләр килә. Лиана Гаптеләхәтованы эзләп табып, «Вконтакте»да хәбәр җибәрдем. Бу бик үк актив социаль челтәр булмаганга, җавап та озак килде. Ул арада Лиананың үзе белән дә танышырга өлгердем.

- «Яшьләрдә туган тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне ярату һәм горурлык хисләрен ничек тәрбияләргә?» соравы күңелне борчып торды. Бары тик шәхси очрашулар, аралашу һәм төрле чаралар аша гына, дигән уй күңелгә кереп утырды. Һәм Төмәндә «Әйдә» һәм «Гаилә пати» татар дискотекаларын үткәрү идеясе туды, - дип үзенең борчулары белән уртаклашты Лиана. - Безнең чаралар татар яшьләре өчен милли гореф-гадәтләргә һәм туган телгә интерактив укыту сыйфатында алып барылалар. Дискотекаларны яшьләр өчен гадәти клуб форматында түгел, ә татар башкаручылары Марат Вәлиев, Риат Ваһапов катнашында үткәрәбез. Татар җырлары, милли биюләр һәм тематик конкурслар ярдәмендә туган телне һәм гореф-гадәтләрне белергә, яратырга, горурланырга, хөрмәт итәргә кирәклеген җиткерергә тырышабыз.

Һичшиксез, мәдәни кыйммәтләргә мәхәббәт һәм хөрмәт формалаштыруда гаилә төп рольне уйный. Минем гаиләдә кечкенәдән барлык аралашу бары тик татар телендә барды. Нәкъ менә әти-әнием татар мәдәниятенең, татар гореф-гадәтләренең кыйммәтен сеңдерделәр. Моның өчен мин аларга бик рәхмәтле, һәм хәзер әти-әнидән алган барлык белемнәрне мин улыма тапшырам.

Биш ел элек апам Лилия белән аның никахтагы иң матур күлмәк турындагы балачак хыялын тормышка ашырдык. Мөселман күлмәкләрен һәм яулыкларны прокатка алу салоны оештырдык.

- Яшь вакытта иҗтмагый оешмаларда катнаша идегезме?

- Студент елларында төрле иҗтимагый чараларда катнашу теләге туды, ул вакытта мин «Яшь буын» чараларында актив идем, җитәкчебез Юлия Касыймова булды. Әлегә кадәр без Юлия белән татарлар өчен уртак проектлар оештырабыз. Шулай ук «Яшь буын», Төмән өлкә татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге һәм татар конгрессы вәкиллеге белән берлектә татар КВН һәм Татарстан кинофильмнарын күрсәтү оештырылды.

- Быелгы Рамазан аенда да күп чаралар үткәрдегез.

- 3 апрель көнне татар мәдәният үзәгендә гаиләм һәм Азат Булатов (Гурман 72) ярдәмендә изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесен уздыру үзем өчен бик мөһим тәҗрибә дип саныйм. Ә инде 30 апрель көнне «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы белән берлектә Төмәндә беренче хатын-кызлар тантаналы ифтарын үткәрүдә катнаштым.

- Гадәти сорау: тагын нинди чаралар белән сөендермәкче буласыз?

- Иң төп проектларның берсе булып «Үткәнебез, киләчәк хакына» экскурсиясе калыр дип ышанам. Ул Төмән һәм татар халкы тарихы турында.

- Эшегездә ярдәмчеләр бармы?

- Әлбәттә, аларсыз алга бара алмас идек. Кечкенә вакыттан ук гел төрле бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга чакырып торган Илчан Хөснетдинов һәм Ильяс Бакиев, Казан, Омсктагы төрле чараларга алып барган Фәрид Корманов, ифтар үткәрергә ярдәм иткән Азат Булатов, һәрвакыт дөрес киңәш бирүче һәм ярдәм кулын сузучылар Ринат Насыйров һәм Зилә Юсупова, үз эшенең остасы булган Ринат Гарифуллин, тәҗрибәләре белән уртаклашкан Мөнирә һәм Ривал Хөснетдиновларга рәхмәт сүзләребез чиксез. Тормыш юлындагы һәр кеше күпмедер белем, ышаныч, көч, тәҗрибә бирә. Һәркемгә ихтирамым зур.

- Рәхмәт, Лиана.

Кызлар «Музейлар көне»ндә Ямбайда мәчет тирәсендә «Бохара бакчасы» акциясендә дә катнаштылар. Бу көнне иртәдән яңгыр яуса да, изге эшкә – агач утыртырга килүчеләр күп булды. Лиана агач үсентеләре әзерләү өчен җаваплы иде. Бәйрәм күңелле үтте.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836