Материалы

Булачак табибә

последние и лучшие новости искусства в мире

31-9Рәсемдәге бу чибәр, сөйкемле кыз - Миләүшә Полотняк. Бу көннәрдә ул Ялутор медицина колледжын «4» һәм «5»ле билгеләренә генә тәмамлады. Шул сәбәпле, Дания апакасы ниятлек уздырды. Килгән туганнары Миләүшәне уңышлары белән котлап, иң изге теләкләрен юлладылар. Миләүшә бик уңган, тырыш кыз. Колледжда укыганда ул машина йөртү буенча таныклык алды. Аннары машина сатып алып, авылдан Ялутор шәһәренә атна саен укырга үзе йөрде. Киләчәктә Миләүшә югары белем алу турында хыяллана. Медицина хезмәткәре һөнәрен очраклы рәвештә генә сайламады ул. Кешегә ярдәм итү, кече күңелле, миһербанлы булу кебек сыйфатлар аның күңеленә балачактан ук сеңгән. Үзен кадерләп үстергән апакасы, Иске Александровка авылы почтасында эшләүче Дания Әхмәтсалих кызына һәм аның язмышына битараф булмаган, һәрвакыт булышырга әзер торган туганнарына бик рәхмәтле ул.

Сабырлык, тырышлык, хезмәт сөючәнлек, мөстәкыйльлек, медицина һөнәренә мәхәббәт - бу Миләүшәнең характерының иң яхшы сыйфатлары!

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума