#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хәтерне яхшырту өчен

последние и лучшие новости искусства в мире

Әлеге киңәшләрне истә тотсагыз, хәтер белән проблемаларыгыз булмас.

1. Дөрес туклану. Омега 3 май кислоталары булган ризыклар: балык, чикләвек, көнбагыш ашарга тырышыгыз. Әлеге антиоксидант баш мие күзәнәкләрен вакытыннан алда картаюдан саклый. Сөт ризыклары организмны фосфор һәм кальций белән баета. Калий, магнийга бай җиләк-җимеш, өрек, күрәгә дә файдалы.

2. Сәламәт яшәү. Начар гадәтләр: спиртлы эчемлекләрне чамасын белми куллану һәм тәмәке тарту хәтерне начарайта.

3. Хәрәкәт. Саф һавада күбрәк булыгыз, хәрәкәттә – бәрәкәт, дип юкка әйтмәгәннәр.

4. Тиешенчә йоклау. Йоклаган вакытта кешенең нерв системасы тыныч була. Йокы туймаганда кеше тиз онытучанга әйләнә, кеше көненә 7-8 сәгать йокларга тиеш.

5. Хәтерне яхшырта торган күнегүләрнең дә файдасы бар. Мәсәлән, кәгазьгә өтер аша мәгънәләре буенча бер-берсенә якын булмаган сүзләр тезмәсе язасың. Төп максат – бу сүзләрне отып калып, кычкырып кабатларга кирәк. Сүзләрнең санын акрынлап арттырасың.

6. Китап уку хәтерне яхшырта. 14 яшькә кадәр балаларга кычкырып укырга киңәш ителә, ә олы кешеләргә китапны укыганда вакыйгаларны күз алдына китерергә кирәк. Бу хәтерне яхшыртырга булыша.

7. Уен коралларында уйнау файдалы.

8. Гадәтләрне үзгәртү. Ара-тирә уң кул белән эшләргә күнеккән гамәлләрне сул кул белән эшләп карагыз. Әйтик, чәч тараганда, теш чистартканда кулларны алыштырып эшләгез.

9. Төрле башваткычлар, судоку, кроссворд, шашка, шахмат, домино уеннары хәтерне ныгытырга ярдәм итә.

10. Күбрәк кеше арасында булыгыз, ялгыз калып үз эчегезгә бикләнмәгез.

“Киңәш сандыгы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836