Материалы

Олимпиада турында тәэсирләре

последние и лучшие новости искусства в мире

13-82020 елның 1 сентябрендә Төмәннең Кырынкүл авылында этномәдәни компонентлы 52 нче урта мәктәбе үзенең беренче укучыларын кабул итте. Җирле халык өчен бу көтеп алган зур вакыйга иде. Менә өченче ел инде яңа заманча комфортлы бинада укучылар белем ала. 8 мең квадрат метрлы бина уку һәм махсуслаштырылган класслар, ашханә, актлар, спорт заллары, ял бүлмәләре белән 4 блоктан тора. Укучылар адашмасыннар өчен бөтен җирдә навигация бар. Уку учреждениесе территориясендә спорт объектлары урнашкан. Якты, җылы мәктәп елдан-ел ямьләнә, үсә.

Без мәктәп коридорында февраль аенда Казанга татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиаданың төбәкара йомгаклау этабына барган укучылар белән очраштык. Алардан бәйге турында тәэсирләрен сораштык.

Эльза Фәйзуллина, 9 «а» сыйныф укучысы:

- Төмәндә олимпиаданы уңышлы үткәннән соң, Казанга бөтенроссия ярышына бардым. 18 укучыдан һәм 2 озатып баручыдан торган делегацияне Казан аэропорты бик җылы каршы алды. Сәяхәт ясаучылар өчен Казан шәһәре - әкият. Монда бик күп мәчетләр, гыйбадәтханәләр. Бауман урамы буенча йөрдек, анда кибетләр, сәүдә үзәкләре исәпсез, аларда сувенирлар сатып алдык. Беренче көнне кунакханәдә ял иттек, бер-беребез белән таныштык.

Икенче көнне татар теле һәм әдәбиятыннан сынау булды. Җиң сызганып биремнәрне үтәдек. Безне шулай ук Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин исемендәге театрларга алып бардылар, яратып спектакльләр карадык.

Соңгы көн алдыннан шигырь сөйләдек. «Нәфис сүз» номинациясендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләгәнем өчен призлы урын яуладым, дипломга лаек булдым.

Альбина Әхәтова, 11 сыйныф укучысы:

- Казанга олимпиадага баруым турында ишеткәч, нык шатландым. Менә безне Казанда кунакханәдә бүлмәләргә урнаштырдылар. Ял иткәннән соң, икенче көнне татар теленнән көч сынаштык. Барчасы супер үтте! Өченче көнне татар әдәбиятыннан ярыштык. Укытучы турында Гөлфия Гыйззәтованың шигырен сөйләп, призер дипломы белән бүләкләндем. Казан миңа бик ошады, онытылмаслык хисләр калдырды.

Укучылар - Эльза белән Альбина олимпиадага әзерләгән укытучылары – Халидә Кирамовага Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының грамотасын алып кайттылар. Укытучыларына зур рәхмәтләрен әйттеләр. Алар шулай ук Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгына, Төмән өлкәсе мәгариф һәм фән департаментына, «Яңа буын» олимпиада үзәгенә, Кырынкүл урта мәктәбе коллективына рәхмәтләрен белдерделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума