Материалы

Самолетлар модельләрен ясау белән мәшгуль

последние и лучшие новости искусства в мире

13-9Рәзил Мәмәтгалиев Тубыл районының Лаемтамак мәктәбендә 8 нче сыйныфта яхшы билгеләргә укый. Аның яраткан фәне - география. Ул иҗади кеше дә. Җырларга өйрәнергә теләп авыл клубы каршындагы ансамбльгә йөри, өстәвенә нәфис сүз остасы да әле. Төрле бәйге-фестивальләрдә катнашып дипломнар белән бүләкләнә. Рәзил максатчанлыгы белән дә аерылып тора. Ул авылдан Тубыл шәһәренең 18 нче мәктәбенә барып, Андрей Солодов җитәкчелегендәге стенд авиамоделизм төркеме түгәрәгендә авиамодельләр күчермәсен җыярга өйрәнә. Бу һөнәри юнәлешне икенче ел үзләштерә. Үз тырышлыгы белән ясаган самолет модельләре, бу темага рәсемнәре аның бүлмәсен бизиләр.

Быел Тубыл шәһәрендә һәм районда стенд авиамодельләр төркеме һәм аның җитәкчесе Андрей Солодов оештырган XXIII нче ачык күргәзмә-бәйге узды. Биредә төрле шәһәрләрдән, илләрдән дә катнашучылар булды. Ярышта яшь модельчеләр арасында Рәзил Мәмәтгалиев «P-510 Мустанг» - «Боин-737» җыелган модельләре белән катнашып, махсус бүләккә ия булды. Төрле яктан аның тырышлыгын, кызыксынучанлыгын хуплаган, модельләрне җыю өчен кораллар сатып алган әти-әнисенә рәхмәтле ул. Киләчәккә аның планнары зур. Мәктәпне тәмамлап, очучы һөнәренә укырга керергә уйлый. Рәзилнең киләчәге якты, куйган максатлары тормышка ашырга язсын.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума