#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татарча Квиз-тиз – бик кызык уен

последние и лучшие новости искусства в мире

22-9Квиз-тиз уенына чакырдылар, әле «Кадерле кунаклар» командасында катнашырга! Рәхәтләнеп риза булдым. Зур кызыксыну белән бардым. Чөнки «ТатЛеди» кызлары бу уенны күптән рекламалый һәм аның татар теле, мәдәнияте, тарихы белән бәйле икәнлеген аңлаган идем. Интернеттан мәгънәсен дә эзләп карадым. «Квиз - интеллектуаль-күңел ачу уены, анда төрле сорауларга җавап бирергә кирәк (нигездә, логикага һәм эрудициягә корылган, шулай ук музыка һәм кино турында).

Билгеләнгән вакытта билгеләнгән урынга алдан ук командаларга берләшкән кешеләр килә. Кагыйдә буларак, уеннар күбрәк барларда, рестораннарда, караоке клубларда, кафеларда уза», - дип язылган иде анда.

Квиз-тиз уенында 7 команда катнашты. Беренче уенда җиңүче «Пәрәмәч» командасы да бар иде. Бу квизның темасы: «Төмән өлкәсе». Сораулар тарих, фольклор, мәдәният белән бәйле. Берничә раундта көч сынаштык. Көч сынашу ничек барды, хәзер аңлатып китәм. Экранда сорау чыга, аны алып баручы укый. Бер раундта 5-6 сорау булырга мөмкин. Җавап бирү өчен күпмедер вакыт бирелә. Командаларда алдан ук билгеләнгән командирлар алдан әзерләнгән кәгазьләрдә бергәләшеп табылган җавапны язалар, оештыручылар тиз арада кәгазьләрне җыеп алалар. Һәм баллар куеп баралар. 2-3 раундтан соң, тәнәфес оештырылды. Татар көйләренә бию, чәй эчү - ял итү өчен вакыт бирелде. Бу вакытта алып баручы командаларның баллары белән дә таныштырды. Шул рәвешле шактый авыр да, чагыштырмача җиңел дә сорауларга җавап эзләдек. Әлбәттә, «Кадерле кунаклар» командасында туган як тарихын өйрәнүче, шәҗәрәләр төзүче Фәрхәд Шаморадов, «Себертатар Радио Төмән»не булдыручы, алып баручы һәм рэп башкаручы Рузил Бикинәев, биюче Алсу Юскаева, фотограф София һәм тарих белән кызыксынучы Регина Колмәмәтовалар булуы сорауларга җавап табуны җиңеләйтте. Ә менә Ямбай кыз-егетләре җыелган “Пәрәмәч” командасы гаҗәпләндерде. Нәтиҗәләр буенча баллар саны гел тигез барды. «Без алдан ук әзерләндек. Китаплар укыдык. Тарих белән таныштык», - диделәр алар соңыннан бу уңышның сере турында.

Рәхәтләнеп ял итеп, белемнәрне баетып кайттым мин бу көнне. Башка катнашучылар да күтәренке кәефтә иде. Араларында төрле яшьтәгеләр: өлкәнрәкләр дә, мәктәп укучылары да күренде.

Оештыручылар турында тулырак язмый калу бер дә килешмәс иде. Шуңа да бу чарада булу бәхетен бүләк иткән «ТатЛеди» оешмасы әгъзасы Ләйсән Усмановага мөрәҗәгать иттем.

– Ләйсән, бу Квиз-тиз уенының тарихы нинди? Максаты, әһәмиятен дә билгеләп китсәң, яхшы булыр иде.

- Без – оешмадагы кызлар барыбыз бергә күп еллар дус. Студент елларыннан. Аннары гаиләләр белән дуслаштык. Барлык бәйрәмнәргә һәм чараларга да зур компания белән җыелабыз. Соңгы вакытта популяр булган Квиз интеллектуаль уеннарына йөри башладык, Төмәндә алар күп төрле исем астында уздырыла.

Һәм безгә татар телендә, татар халкы өчен мондый уенны ни өчен ясамаска дигән фикер килде.

Без үзебезнең тарихыбызны аз беләбез. Күбрәк укый башладык, китапханәгә бардык, татар тарихы, мәдәнияте мәсьәләләре буенча белгечләр белән сөйләштек. Проект төзедек һәм Квиз-тизнең беренче уенын башлап җибәрдек. Бүген икенчесе уңышлы үтте.

Уенның максаты - Квиз-тиз мәдәни тәңгәллекне саклау, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихын белү өчен үз өлешен кертә. Һәм, әлбәттә инде, вакытны дуслар, бу темага битараф булмаган кешеләр арасында үткәрү күңелле. Уеннарда 2 телдә аралашу бара, татар музыкасы яңгырый.

Киләчәктә яшьләр һәм өлкән мәктәп укучылары белән эшләү планлаштырыла. Туган йорттан тыш, яшьләр кайда татар мәдәнияте турында белә ала? Квиз-тиз уеннары белемнәрне баета. Анда безнең балалар килә, ир-атлар да ярдәм итә.

Бер уңайдан Ләйсән алдагы квиз-тиз уенының музыкаль булачагын һәм 19 июньгә планлаштырылганын хәбәр итте.

Ә менә 5 июньдә беренче татар интеллектуаль «Мин әни» исемле хатын-кызлар өчен кичә үткәрәчәкләр икән. Анда балалар өчен дә кызыклы ял оештырылачак.

Квиз-тиз уены белән киләчәктә өлкә шәһәрләре буйлап йөрергә уйлыйлар.

- Безнең белән бергә мөмкин кадәр күбрәк халык уйнасын, үзен зур һәм бөек милләтнең бер өлеше итеп тоя алсын өчен тырышабыз. Кешеләр үз гореф-гадәтләрен белсеннәр, онытмасыннар һәм милләтләр белән горурлансыннар иде, - дип тәмамлады Ләйсән сүзен.

Спонсорлары да бар бит уенның. Оештыручылар җиңүчеләргә шәп бүләкләр әзерлиләр. Бу юлы, мәсәлән, Фәрхәд Шамурадов шәҗәрә төзү, биергә өйрәтүче Алсу Юскаева бачата стиле буенча дәресләргә йөрү өчен сертификат тапшырдылар. Уен барышында Фәрит Хәкимов оештырган «Ягымлы яз» концертына билетлар уйнатылды. Руки Вверх караоке барының җитәкчесе һәркемгә барның скидкалы картасын бүләк итте.

Уенда катнашу түләүле. Җыелган сумманың бер өлеше «Бәрәкәт» хәйрия фондына күчерелә. Алдагы уенга җиңүчеләр түләүсез кертелә. Ә бу уенда җиңү шатлыгын «Кадерле кунаклар» һәм «Пәрәмәч» командалары кичерде.

Ә ник катнашмаска? Катнашу – үзе җиңү ул! Бөтен кешегә дә беренче урын алырга димәгән. Күпме белем белән байыйсың бу көнне. Әле күңелле ял, татарлар белән аралашу һәм, әлбәттә, тәмле чәй, башкасы белән сыйлану! Әзерләнебрәк барсаң, бераз башны эшләтсәң – дөрес җавапны табу авыр түгел. Бу юлы төп сораулар арасында «Яңарыш»ыбыз да искә алынды.

«ТатЛеди» кызлары – Рузалия Нуруллина, Ләйсән Усманова, Юлия Мирхәйдәрова, Земфира Хәмидуллина, Анжела Галиуллина – барыгызга да катнашучылар исеменнән рәхмәт белдерәсе килә. Максат-теләкләрегез милләтне саклау, үстерү юнәлешендә булып, ярдәмчеләрегез сезне куандырып торсыннар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836