Материалы

Уйланырга урын бар…

последние и лучшие новости искусства в мире

Өч кыз тимер юл буйлап барганда, ыжгырып килгән ике поезд арасында калалар. Читтән карап торучылар, боларның өчесе дә үлгәннәрдер инде дип уйлыйлар. Әмма, гажәпкә каршы, өч кыз да исән-сау була. Кызлар янында йөргән шайтаннар үзара бәхәсләшә башлыйлар.

- Син нигә беренче кызны поезд астына ташламадың? - ди бер шайтан икенчесенә.

- Ташларсың шул аны! Ул иртән намаз укып, Аллаһы Тәгалә белән килешү төзеп куйган, аңа берничек тә зыян эшләп булмый, - ди шайтан.

- Ә нигә икенче кызны ыргытмадың? – дип сорый.

- Ыргытырсың! Анысы юлга чыкканда 3 кат “Аятел көрси”не укып чыга шул, тиеп булмый аңа да, - дип әйтә.

- Ә өченче кыз ни Аллага, ни муллага ышанмый бит, нигә аны ташламадың? – дип, ачулана шайтан иптәшен.

- Анысы шулаен шулай, тик ул ишектән чыгып киткәндә әнисе: «Балакаем, исән-сау йөреп кайт, Аллаһы Тәгалә сине рәхмәтеннән ташламасын, саклап йөртсен”, - дип дога кылып кала шул. Ничек тиеп була аңа? - ди.

Балаларыбызны һәрчак матур сүзләр әйтеп, догалар укып озатып калыйк, барысы да юлларда исән-имин йөрсеннәр.

Интернеттан

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума