Бәхетсез кешенең баласы бәхетле була аламы?
Бер зирәк карт язгы табигатькә соклана-соклана урам буйлап бара икән. Шунда, җилкәсенә зур йөк асып, көч-хәл белән атлап барган бер ир-атка игътибар иткән ул.
- Нишләп бу кадәр азапланасың? - дип сораган ул аннан.
- Балаларым, оныкларым бәхетле булсын өчен тырышам. Карт бабам бабаем бәхетле булсын дип тырышкан, бабай - әти, ә әтием минем өчен дип тырышып тир түгеп яшәгән. Мин үз балаларым бәхетле булсын өчен тырышам, – дип җавап кайтарган ир.
- Ә аларның берәрсе бәхетле булганмы соң? – дип янә сорау биргән карт.
- Әлегә юк, ләкин оныкларым, балаларым бәхетле булыр дип ышанам, - дигән ир-ат.
- Акыллы наданны укырга өйрәтә, сукыр тычкан лачынны тәрбияли алмаган кебек, балаларың бәхетле булсын өчен иң элек үзеңә бәхетле булырга кирәк! Синең аларга ясаган иң зур бүләгең шул булыр, - дигән зирәк карт.
«Татарстан – берегите себя»