Сентябрь 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 31 | 1
|
2 | 3 | 4 | 5 | 6 |
| 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 |
| 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 |
| 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 |
| 28 | 29 | 30 | 1 | 2 | 3 | 4 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
26-30 август көннәрендә Казан шәһәре янында урнашкан «Идел» яшьләр үзәгендә XXXVI Татар яшьләре көннәре узды. Бирегә Россиянең 24 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан 180 актив татар яшьләре катнаштылар. Алар арасында Төмән шәһәреннән, «Татар яшьләре бердәмлеге» һәм «Төмән татарлары» өлкә иҗтимагый оешмаларыннан 12 делегат булды. Биш көн дәвамында яшьләр бер-берсе белән таныштылар, тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклаштылар, лекцияләрдә, мастер-классларда, дискуссияләрдә, иҗади конкурсларда һәм милли бәйрәмнәрдә катнаштылар. Кызыклы шәхесләр белән очраштылар, татар теле һәм тарихы дәресләренә бик теләп йөрделәр.
Бу турында безгә «Татар яшьләре бердәмлеге» оешмасы әгъзасы Вера Бикмеева сөйләде. Шунысы да бик мөһим: бу юлы оста куллы Вераны «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Салават Кадыйров мастер буларак чакырган. Аның әйтүенчә, быел Татар яшьләре көннәре чарасының программасы тыгыз һәм кызыклы, тик вакыты кыска булган.

- Шушы кыска гына вакыт эчендә без берничә кызыклы спикер белән очрашып өлгердек Башкортостанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин, музыкант һәм блогер Раил Арсланов белән тере аралашу күңелләрдә онытылмаслык мизгел булып калачак. Алар арасында модельер Җәннәт Минһаҗева, эшкуар, косметика брендларына нигез салучы Рита Хәбирова матурлык һәм үз-үзеңә ышаныч серләре белән уртаклаштылар. ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова рухи кыйммәтләр, гаилә традицияләре һәм хәзерге җәмгыятьтә хатын-кызның роле турында сөйләде. РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов белән кабат очрашу да күңелле булды. Форум кысаларында мин татар бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс уздырдым. Минем дәрестә катнашырга 21 кеше теләк белдергәч, алар белән идарә итә алырмынмы дип, борчылдым. Әмма борчылулар бушка булды. Өч көн дәвамында без рәхәтләнеп, татар җырларын җырлый- җырлый эшләдек. Нәтиҗәдә, һәркем үзенә бизәнү әйбере ясады. Бу, гомумән, минем өчен кызыклы тәҗрибә булды, Хәзер мин Төмән шәһәрендә дә мондый мастер-класслар уздырырга әзер. Кыскасы, миңа Татар яшьләре көннәре форумы бик ошады, без, яшьләр, зур канәгатьлек, рухи байлык, яхшы кәеф алып кайттык» - дип сөйләде Вера.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: форумда катнашучылар.