Июль 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Казанда Горький урамындагы 17 нче йортта шагыйрь Муса Җәлилнең музей-фатиры урнашкан. Шагыйрь 1941 елда сугышка киткәндә Татарстанны һәм якыннарын – хатыны Әминәне, кызы Чулпанны калдыра.
Казанда булсагыз, һичшиксез, бу урынга барыгыз. Монда шагыйрьнең шәхси әйберләре, шигырьләре, «Моабит дәфтәрләре» һәм төрмә хатлары саклана.
Музей 1983 елдан бирле эшли һәм берничә бүлмәле фатирдан гыйбарәт. Шагыйрь гаиләсенең ике бүлмәсе – кабинеты һәм зур кунак бүлмәсе булган.

Һәркемгә – балаларга да, өлкәннәргә дә бу музейга барырга кирәк. Экскурсия бер сулышта уза. Сез Муса Җәлилнең шигъриятенә чумачаксыз, аның тормышыннан күп кенә яңа һәм кызыклы фактлар белерсез, хәрби әсирлекнең бөтен фаҗигасен тоячаксыз.
Муса Җәлил – татар халкының бөек улы. Аның шигырьләре дөньяның 59 теленә тәрҗемә ителгән. Ул Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты – СССРда илнең иң төп ике бүләген алган бердәнбер шагыйрь. 1944 елда немец әсирлегендә җәзалап үтерелә.
Экскурсиядән соң сез халкыбыз Герое өчен зур горурлык хисе белән китәчәксез. Музей директорына һәм хезмәткәрләренә зур рәхмәт – аларның үз һөнәрләренә булган мәхәббәте һәм хөрмәте музейны һәм экскурсияләрне бик күңелле һәм кызыклы итә.

Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.