Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Келәмдә туган батыр

последние и лучшие новости искусства в мире

Көрәш — ул ике кешенең генә түгел, ә ике ихтыярның, ике рухның көч сынашуы. Бу спорт төрендә җиңүче булу өчен көч кенә түгел, ә тирән акыл, ныклы түземлек һәм үз-үзеңә чиксез ышаныч кирәк. Нәкъ менә шушы сыйфатлар танылган Төмән һәм Россия көрәшчесе Руслан Ариповны бүгенге көндә дөнья чемионы дәрәҗәсенә күтәрде. Ә барысы да гади генә башланган...

Руслан Төмән округының Индрәй поселогында грек-рим көрәше белән 10 яшеннән шөгыльләнә башлый. Беренче тренеры — Тимур Сагитуллин. Күз алдыгызга китерегез: 10 яшьлек малай, спорт залында беренче адымнарын ясый, буыннары әле ныгып бетмәгән, ә күңелендә инде зур җиңүләр турында хыяллар яши. Нәкъ шул чорда аның йөрәгендә көрәшкә мәхәббәт уты кабына, шул ук вакытта милли көрәш серләренә дә тартыла башлый. Соңрак ул грек-рим көрәшен көрәш белән бергә алып бара — ике төрне дә үз итә, икесендә дә осталыгын шомарта.

31-7-26

Еллар дәвамында тырышлык, тир түгү, күпсанлы күнегүләр үз җимешләрен бирә.

Бүген Руслан Арипов — көрәш буенча Россия спорт остасы, Россия җыелма командасының төп составы әгъзасы. Аның казанышлары чыннан да сокландыргыч: 2023 елда дөнья чемпионатының бронза призеры, ике тапкыр ил чемпионаты призеры, 2025 елда Россия Кубогы иясе.

Соңгы биш ел эчендә Руслан искиткеч нәтиҗәләргә ирешә: грек-рим көрәше буенча Санкт-Петербург шәһәрендә узган студентлар лигасының супер финалында җиңү яулый, Урал федераль округы беренчелегендә берничә тапкыр призлы урыннар ала.

Күпсанлы бөтенроссия һәм халыкара турнирларда катнашып, һәр чыгышында үз осталыгын тагын да югарырак күтәрә.

Быел ил чемпионатында көмеш медаль алып, дөнья чемпионатына юллама оту бәхетенә ирешә.

2026 ел, 25–28 июнь көннәре. Татарстан Республикасы. Дөнья чемпионаты. Бу көннәр Руслан Арипов өчен чын тарихи мизгелгә әверелә. Беренче көрәштә ул Үзбәкстан вәкилен җиңә, икенчесендә Таҗикстан көрәшчесеннән өстен чыга. Ярымфиналда Россия җыелма командасыннан көчле көндәшен дә җиңеп, финалга юл ала. Финалда янә Үзбәкстан вәкиле белән бил алышырга туры килә. «Җиңүгә ирешү, һичшиксез, авыр булды, ләкин мин бирешмәдем — барысына да сабырлык һәм үз-үзеңне җиңә белү ярдәм итте», — дип искә ала чемпион. Нәтиҗә: көрәш буенча дөнья чемпионы исеме һәм халыкара класслы спорт остасы дәрәҗәсе.

Бүгенге көндә Руслан Арипов Төмән дәүләт университетының физик тәрбия институтының икенче курсын тәмамлады.

Келәмнән тыш Руслан һәрвакыт гаиләсендә терәк таба. Якыннары әйләнәсендә ул ял итә, рухлана, авыр күнегүләр һәм ярышлардан соң көч туплый. Сөекле хатыны Алинә белән алар беренче балаларын көтәләр. Гаилә учагы аңа яңа җиңүләр өчен канат куя.

Быелгы дөнья чемпионаты Төмән өчен аеруча истәлекле булды: Татарстаннан безнең якташлар Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады һәм дүрт спортчы да медальләр белән кайтты: Руслан Арипов (Индрәй) — чемпион, Тимур Абдуллин (Каскара), Никита Кузнецов (Каскара) һәм Салават Абдуллин (Талымхан) — бронза призерлары.

Барысы да - горурлыгыбыз!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836