Июнь 2026 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Тормыш юлы мәктәп, укучылары белән бәйле булган ветеран укытучы Сөнгатулла Бекенинның «Белик туган телебезне» дип аталган китабы чыкты. 50 данә белән Тубыл шәһәре «Полиграфист» типографиясендә басылган китапны Сөнгатулла Хәкимҗан улы укучыларына таратты. Шигырьләр җыентыгында авторның шәһәрдә яшәп иҗат иткән, күренекле шәхесләргә багышлап язылган, Бөек Җиңү көненә, илебез сакчыларына багышланган шигырьләре кергән. Сөнгатулла Бекенин күп еллар себер-татар мәдәният үзәге каршында оештырылган «Яшьлеккә сәяхәт» ансамблендә җырлый, шигырьләр сөйли. Шуңа күрә, ветеран укытучы үзенең иҗатташ...
«Яңарыш» газетасының 35 еллыгына багышланган юбилей кичәсендә зур экранга кешеләр исемлеге чыгарылды. Бу безнең арадан киткәннәрне искә алу иде, алар «Яңарыш»ны яраттылар һәм укучылары өчен яздылар.
Әлеге мактаулы исемлектә Түбән Тәүде округының Казанлы авылы педагогы Нәркәс апа Нәбиуллина да бар иде.
Ул көчле холыклы, ихтыярлы, акыллы иде, ул минем әти ягыннан апам. Миңа аны күп тапкыр күрү, аның белән сөйләшү бәхете насыйп булды.

Искәндәр - гарәпләрдән чыккан ир-атлар исеме. Александр исеменең варианты була, «саклаучы», «җиңүче»не аңлата. Мөселман илләрендә киң таралган (татар, фарсы). Тарихта Александр Македонский белән тиңләштерәләр.
Минем әнием - Рәшидә Фәхретдинова белән күрше Байкал (Бохара) авылының Әлфия апа Альшина яшь чакларыннан якын дуслар булдылар. Алар 1976 елның салкын февралендә балаларын да Түбән Тәүде авылы шифаханәсендә бергә дөньяга китерделәр. Энем Фәрхәт - 1, Искәндәр 2 февральдә тудылар. Бу ике егет еллар дәвамында дуслар булды. Тик мәктәптә генә бер сыйныфта укырга язмаган, чөнки Фәрхәт - 6...
Төмән шәһәренең «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәгендә Балаларны яклау көнендә этномәдәни компонентлы бердәнбер лагерь «Без бергә булганда, без бердәм!» девизы астында җәйге сменаны ачып җибәрде. Бу сменада балалар беренче көннән үк татар телен, бай халык традицияләрен, мәдәни мирасыбызны өйрәнәчәкләр.
Тантаналы чара лагерь җитәкчесе Татьяна Малышкинаның сәламләү чыгышы белән башланып китте. Аның әйтүенчә, быел бары 35 бала лагерьга кабул ителгән. Аларның икесенең әтиләре махсус хәрби операциядә катнаша. Балалар ике - «Шатлык» һәм «Салават күпере» отрядларына...