#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән районы автономиясендә яңа җитәкче

последние и лучшие новости искусства в мире

10-1Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясенең чираттагы отчет-сайлау конференциясе район хакимияте бинасының зур залында Россия Гимны белән башланып китте. Килүчеләрне район хакимияте башлыгы Светлана Иванова сәламләгәннән соң, автономия рәисе Хәмзә Биктимировның эшенә зур бәя биреп, киләчәктә уңышлар теләде һәм аңа, Гөлфрүз Абдуллина, Тимербикә Муталапова, Фәрхәт Хәмидуллинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев та автономиянең ирешкән уңышларын барлап чыккач: “Проблемалар, әлбәттә, бар, без аларны бергә карыйбыз, чишәбез. Быел, мәсәлән, өлкә автономиясе, өлкә мөселман дини идарәсе белән берлектә Ямбай авылы меценаты Нигъмәтулла хаҗи Сәйдүков турында фильм төшерергә планлаштырылган, аны “Регион-Төмән” телерадио ширкәте башкарачак”, - дигән яңалыкны да өстәп куйды.

Һәм ул Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәтенең Төмән өлкәсе имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Зиганшин, Әсхәт Вәлишин, Дания Микулина, Галия Волкованы Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Тәбрикләү сүзләре белән өлкә Думасы депутаты Александр Крупин, район Думасы рәисе Валентин Клименко, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин чыгыш ясадылар. Чараның төп өлешенә күчкәч, утырышта катнашучы 48 делегат бертавыштан Хәмзә Биктимировны конференция рәисе итеп сайлап, аңа сүз бирделәр. Ул 2013 елдан алып 2017 елга хәтле район автономиясе рәисе буларак башкарган эшенә тулы отчет бирде. Комиссия аны тыңлаганнан соң, хезмәтен “канәгатьләнерлек” дип бәяләделәр. Автономиянең ревизия комиссиясе рәисе дә уңышлы гына чыгыш ясады. Аннары автономиягә 16 кешедән торган яңа совет һәм ревизия комиссиясе рәисе, әгъзалары сайланды, делегатларга тәкъдим ителгән резолюцияне нигез итеп алырга карар ителде. Автономиянең яңа советы әгъзалары Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп Ямбай хакимияте башлыгы урынбасары Альберт Алтынгузинны сайладылар, аңа эшендә уңышлар теләделәр. Хәмзә Биктимировка аксакаллар советын җитәкләүне тапшырдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836