#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Владимир Якушев занял третье место в рейтинге глав регионов России. “Рейтинг” информацион коммуникацияләр үзәге РФ субъектлары башлыкларының эшчәнлегенә бәя бирүне үз эченә алган яңа тикшерү турында хәбәр итте. Төмән өлкәсе губернаторы В.Якушев рейтингта 3 урынны алды. 1 урынны ЯНАО башлыгы Д.Кобылкин, 3 урынны Мәскәү мэры С.Собянин яуладылар. Рейтингта Россия Федерациясенең 85 субъекты катнашты. Иң соңгы урынны Приморский крае губернаторы алды.

* * *

В Тюменском районе будут выпускать больше рыбы. “Эра 98” балык эшкәртү заводы җитәкчеләре җитештерәсе продукциянең күләмен арттырырга уйлыйлар. Оешманың яңа этапка чыгарга бөтен мөмкинлеге бар. Завод 2016 елның мартында ачылды. 50 мең тонна продукция әзерләүдән башлады, хәзер 70-80 мең тонна җитештерә. Укуларны үзләре үткәрәләр, моның өчен уку классы бар.Өлкә хөкүмәте сәүдә челтәре белән эшләүдә ярдәм күрсәтә. Оешма Төмәннең төрле районнарында үз кибетләрен ачарга әзерләнә.

* * *

“Лыжня России” в Тюмени побила рекорды по количеству участников. “Россия чаңгы юлы” XXXV ачык Бөтенроссия массалы чаңгы узышуы Төмәннең “Жемчужина Сибири” спорт комплексына өч меңгә якын кешене – Төмән өлкәсе көньягының спортчыларын һәм тамашачыларын җыйды. Иң зур массалы узышуга – стартка 1700 катнашучы басты. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр тапшырдылар, сабыйларга зур йомшак уенчык аюлар бирделәр.

* * *

Тюменские несовершеннолетние осужденные смогут сдавать нормативы ГТО. Мондый теләкне Төмән шәһәре департаментында очрашуда  Россия җәза бирүне үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) региональ идарәсе белгечләре белдерделәр.  ГТО (хезмәткә һәм оборонага әзер) нормасын Уфа, Можайск шәһәрләрендә төзәтү колонияләрендә хөкем ителүчеләр тапшырдылар да инде.

* * *

В Тюменской области поэтапно решают проблему обеспечения чистой водой. Бу региональ хөкүмәт алдында торган мөһим мәсьәләләрнең берсе, ди губернатор В.Якушев. Шушы проблеманы чишү өчен регион  башлыгының йөкләмәсе буенча муниципаль оешмаларда су белән тәэмин итү чараларының планы формалашкан. Губернаторның әмере буенча 157 су чистарту станциясе төзелде. 18 муниципаль оешмада планнан тыш тагын  өстәмә 14 монтажланды. Кайбер яшәү пунктларында су чистарту станцияләре урынына  блоклы водопровод челтәренә чистартылган су бирүче 41 суүткәргеч корылмасы төзелде. Концессия шартнамәсе килешүе кысасында су алу җайланмаларын (водозабор) үзгәртеп кору планлаштырылган.

* * *

Память. Бөек Ватан сугышы барган җирләргә җибәрер алдыннан экспедициядә катнашу өчен эзтабарларга  имтихан үткәреләчәк. 2017 елда өлкә эзләнү үзәге бик күп региональ проектлар уздырачак, мәсәлән, “Хәтер вахтасы”, “Хәтер стенасы”  патриотик акцияләре, “Хәтер, тынычлык юллары буенча” агитация узышы. Совет кысасында “Пионер” сарае базасында Төмән өлкә  эзләнү хәрәкәтенең тарихы музее презентацияләнде.

* * *

Тифсыз һәм кызамыксыз. Регионда эпидемиологик шартлар стабиль саклана. Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, 2016 елда зәһәр вируслы В гепатиты (ике тапкырга), зәһәр вируслы С гепатиты (ике тапкырга), тропик бизгәк (1,5 тапкырга), су чәчәге (20%), описторхоз (10%) һәм башка авырулар кимеде. Паразитик авырулар белән авыру шул ук дәрәҗәдә калды. Токсокароз, зәһәр эчәге инфекциясе белән авыру артты.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836