#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Две противопаводковые дамбы построят в Вагайском районе. Дамбаларны Олы Карагай һәм Викулово районының Второсалинск авылларында салачаклар. Беренче этап үз эченә проект документын әзерләүне, инженер эзләнүне һәм дәүләт экспертиза үткәрүне ала. Шушы эшләр өчен өлкә казнасыннан акча бүлеп бирү турындагы карарга Төмән өлкәсе губернаторы В.Якушев кул куйды. 2017 елда Вагай районы зур су көтте. Нәкъ менә Олы Карагай һәм Второсалинск су басарга тиешле зонада булдылар. Якушев әйтүенчә, ташкын белән көрәшү чарасын алдан күрү бәла-казалардан, югалтулардан котылырга мөмкинлек бирәчәк.

* * *

В регионе за пять лет выведено четырнадцать новых сортов сельскохозяйственных культур. Төмән селекциясенең сабан бодае орлыгының өлеше Төмән кырларында 40%тан артык тәшкил итә. Борчак – 91, солы – 89%ы. Соңгы биш елда яңа 14 сорт авыл хуҗалыгы культуралары барлыкка китерелде, шуларның 11е авыл хуҗалыгы производствосына кертелгән. Өлкәдә 55-60 мең тонна производство орлыгын региональ аграр комплекс куллана. 23-30 мең тоннага якын орлык регионнан читкә озатыла. 2012 ел башыннан өлкәдә 38 заманча киптерү-сортларга бүлү комплексы төзелде. Алар авыр һава торышы шартларында сыйфатлы продукция әзерли ала.

* * *

На этап Кубка мира по биатлону в Тюмень приедет сборная Финляндии. Бүгенге көндә ярышларда катнашырга 28 милли федерация гариза бирде. Алар – Австрия, Бельгия, Болгария, Испания, Япония, Франция һәм башка илләр җыелмалары. Чехия белән АКШ федерацияләре Төмән этабында катнашырга баш тарттылар. Төмәндәге этап быелгы сезонда дөнья Кубогы календаренда йомгаклау булачак. Ул 22-25 март көннәрендә “Жемчужина Сибири” спорт комплексында узачак.

* * *

Детская оздоровительная программа – 2018 официально стартовала в Тюмени. Сәламәтләндерү оешмалары җәйге каникулларга 150 мең баланы кабул итәргә әзерләнәләр. 2018 ел дәвамында барлыгы 190 меңгә якын сабый ял итәчәк. Бу былтыргы белән чагыштырганда 4 меңгә артыграк. Куркынычсызлыкка зур игътибар биреләчәк.

* * *

В Тюменской области усиленно развивается сельская кредитная кооперация. Төмән өлкәсендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперацияләре белән бәйләнештә булуны уңай бәялиләр. 2017 ел нәтиҗәсе буенча, мондый бәрләшмәләр әгъзалары булып 18,5 мең хуҗалык итүнең кече форма субъектлары исәпләнә. Шуларның 98,5%ы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар. Бүгенге көндә кооператив хезмәтенә 72% авыл территорияләре тартылды. Халыктан җыйган сөтнең гомуми күләменең 90%ы кулланучылар кооперациясе челтәрләре аша сатып алына. Ит, бәрәңге, яшелчә, балык әзерләүнең дә күрсәткечләре артты.

* * *

Почти вся аграрная техника в Тюменской области уже сегодня готова выйти на поля. Кыр эшләрендә 4 мең трактор, 3 меңнән артык чәчкеч һәм 1200 культиватор катнашачак. Төмән өлкәсендә барлык аграр техника язгы кыр эшләренә әзер дияргә була. Әзерлек дәрәҗәсе былтыргы күрсәткечләрдән өстен чыга.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836