#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области появится единая система идентификации племенного крупного рогатого скота. Төмән өлкәсендә хайваннарның бердәм тиңләштерү (идентификация) системасын төзү буенча федераль пилот проекты 2018 елда реальләштереләчәк. Регион Россия Федерациясенең пилот проект апробацияләнәчәк сигез субъектының берсе булачак. Россельхознадзор эшкәрткән проектка туры китереп, 2018 елдан барлык нәселле хуҗалыклар хайваннарны электрон тиңләштерергә һәм тамгаларга тиеш, 2019 елдан – шәхси хуҗалыклар һәм тауар терлекләрне. 2018 елда төп мәсьәлә – токымлы терлекләрнең барлык тиңләштерү номерларын бердәм мәйданга берләштерү буенча региональ программа комплексын кертү.

* * *

Тюменские поисковики проведут агитпробег. 31 марткача Төмән өлкәсендә “Хәтер юлы белән – Тынычлык юлы белән” исемле Төмән эзтабарларының агитузышы үтәчәк. Эзтабарлар чаралар белән Төмән, Ялутор, Тубыл, Заводоуковск шәһәрләре, Казанский, Төмән, Ялутор районнарына барачаклар. Эзләнү отрядлары һәм аларның җитәкчеләре мәктәп укучыларын Бөек Ватан сугышы тарихы белән таныштырачаклар, сугыш барган урыннардан алып кайткан экспонатларны тәкъдим итәчәкләр. Сугышта батырлык күрсәткән якташларыбыз турында сөйләячәкләр. Эшләре турында тәҗрибәләре белән бүлешәчәкләр.

* * *

В Ялуторовском районе техника к полевым работам готова. “Садовод”, “Приозерное”, “Дружба-Нива” оешмалары тулы күләмдә минераль ашлама кайтардылар. Калган хуҗалыклар запасны план буенча тутырачаклар. Сыйфатлы орлыкка ихтыяҗ – 6 мең тонна.

* * *

Тюменские аграрии и переработчики примут участие в столичном форуме. “Корпорация–2018” форум-күргәзмә 15-17 май көннәрендә Мәскәүдә уздырылачак. Анда техника һәм терлекчелек, кошчылык, яшелчәчелек, балыкчылык авыл хуҗалыгы продукцияләрен эшкәртү, җитештерү өчен материаллар тәкъдим ителәчәк. Форум-күргәзмә бер мәйданда берничә тематик юнәлешне берләштерәчәк. Мәсәлән, “Икмәк пешерүче һәм кондитер”, “Ферма”, “Умарталык”, “Яшелчә-җиләк-җимеш” һәм башка салоннар эшләячәк. Региональ делегацияләр алдынгы проектларын тәкъдим итәчәкләр, кече Ватанның казанышлары турында сөйләячәкләр һәм башкасы.

* * *

К октябрю дорогу Тюмень-Боровский-Богандинский расширят до четырех полос. Бу объектта эшләр 2017 елның сентябреннән бара. Монда автоюл участогы ике тапкырга киңәячәк. Төмән районында 2018 елны 180 юл объектларын ремонтлау планлаштырылган.

* * *

В Тюменской области рыбная отрасль на правильном пути. Себерәкләр Мәскәүдә узган дүртенче Россия балык хуҗалыгы комплексы эшчеләре съездында булдылар. Анда Төмән өлкәсенең “Оцелот” җитештерү-тауар предприятиеләре ассоциациясе катнашты. Аның президенты Р.Цицкиев, Төмән регионында балык тармагын үстерү дөрес юнәлеш буенча бара, диде. Шул ук вакытта балык үрчетүчеләрнең проблемалары җитәрлек. Мәсәлән, урта һәм кече оешмаларга ярдәм кирәк. Съездда гомуми сүз диңгез һәм океан кәсебе турында барды.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836