#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Президент гранты тормышны җанландырды

последние и лучшие новости искусства в мире

11-2Россия Федерациясе Президентының гражданнар җәмгыятен үстерү өчен грантларын бирү буенча конкурсында “Әбием” автоном коммерцияле булмаган социаль адаптация һәм мәдәни үсеш үзәге дә (директоры – Рамилә Канбәкова) 500 мең сум грант откан иде.

- Әлеге проектыбыз себер татар әбиләренең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Ялуторда пенсионерлар өчен хезмәтләр бар, әмма татар әбиләренең үзенчәлеге шунда: алар үзләренең этник тирәлеген өстен күрәләр, һәм, нәтиҗәдә, шәһәрдә булган чараларда катнашмыйлар, яки анда бик сирәк баралар. Шуңа күрә без алар үзләре өчен уңайлы рәвештә, аларга якын мохиттә кирәкле хезмәтләрне үзләштерсеннәр, өйрәнсеннәр дип безнең проектны булдырдык.

Әбиләр өчен төрле чаралар берничә юнәлештә оештырылды: компьютер грамоталылыгы курслары, «Тере акыл» нейростудиясе, иҗади мастер-класслар, әбиләр өчен төрле темаларга, шул исәптән икътисади, юридик, сәламәтлек һәм башкалар буенча дәресләр үткәрелде, - дип сөйләде үзәкнең директор урынбасары Әлфия Кәбирова.

“Себер татарлары арасыннан өлкән буын хатын-кызларның тормыш сыйфатын күтәрү программасы» менә инде ахырына якынлашты.

Бу проект Ялутор шәһәре татар әбиләре өчен дип планлаштырылса да, ул колачлырак булды. Игелекле һәм кайгыртучан, уникаль, заманча, инновацион булып чыкты.

Проектны оештыручыларга - «Әбием» үзәге хезмәткәрләренә замана проблемасына яраклашырга туры килде. Алар проект программасын онлайн форматка әверелдерделәр. Һәр катнашучыда кирәкле программаны булдырып, аларны эш өчен кирәкле материаллар белән тәэмин итеп, хәтта махсус эш дәфтәрләре биреп чыктылар. Һәм, ким дигәндә, өч ай дәвамында, атнага ике тапкыр әбиләр онлайн-мәйданчыкта вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү өчен очраштылар.

Нейропсихолог белән дәресләр курсы әбиләргә җанланырга, кабул итүне, хәтерне киңәйтергә, шулай ук үз казанышлары белән танышырга һәм уртаклашырга ярдәм итте. Нәтиҗәдә, әбиләрнең җылы, җанлы һәм күңелле (әбиләр мәзәкчел булып чыктылар) төркеме оешты.

Нейростудиядә дәресләр тәмамланганнан соң, кызыклы лекцияләрдә катнаштылар, файдалы һәм кирәкле мәгълүмат белән таныштылар, юридик мәсьәләләрдә хәбәрдар булдылар, мошенникларны ничек тотарга кирәклеген өйрәнделәр, шулай ук Германия әбиләренең ничек яшәвен белделәр. Германия әбиләре белән аралашу тагын да дәвам итәчәк, проект лекторы Елена Камалова әбиләр өчен яңа, инде халыкара проект оештыру белән шөгыльләнә.

“Ә инде иҗади мастер-класслар өлкәннәр күңеленә бигрәк тә хуш килде. Анда төрле һөнәрләргә өйрәнделәр, йон белән эшләү, корама тегү, заманча материаллар (фетр һәм фоамиран) куллану, традицион татар һөнәрчелеге – тамбур чигү осталыкларын үзләштерделәр.

Проект әле тәмамланмаган, әмма инде хәзер үк әбиләр аны дәвам итәргә һәм киңәйтүебезне сорыйлар. Һәм оештыручылар өчен бу киләсе бурыч - проектка Төмән өлкәсеннән һәм хәтта Россиядән мөмкин кадәр күбрәк катнашучылар кертү (бөтен илдән әбиләрдән андый гаризалар килә инде).

Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алабыз: Ялутор прогрессив идеяләр туа, үсә һәм тормышка аша торган шәһәргә әверелде. Без Ялутор әбиләре өчен шат һәм «Әбием» проекты безнең шәһәр, өлкә, ил өчен үз эшен киңәйтә алыр дип өметләнәбез, - диде Әлфия Кәбирова.

Оештыручылар адресына күп кенә рәхмәт сүзләре дә язалар. Мәсәлән, Лилия: “Нейростудиядә шөгыльләнгәннән соң, әниемнең икенче сулышы ачылды. Аның тормыш рәвеше активлашты. Энергияле, шат, яңалыкка омтылган әнием өчен зур рәхмәт сезгә. Ул безгә башкарган эшләре, кызыклы лекцияләр турында сокланып сөйли. Әниләребез өчен мондый проектлар ешрак булып торсын иде”, - дип яза.

- Кызлар, гаҗәп бит бу, минем әнием горурланып ярты Россиягә үзе ясаган чәчәк фотоларын җибәрде инде. Менә нинди белемнәр алды ул сездән. Әни һәм әбиләребезнең тормышына мәгънә өстәвегезгә рәхмәт белдерәбез, - дип яза икенчесе үз фикерен.

Ел буе өйдә утырырга мәҗбүр булган әни-әбиләр өчен аралашу, яңа шөгыльләр үзләштерү, лекцияләр тыңлау бик тә отышлы булып та чыккан әле.

“Әбием” әле быел тагын бер проекты белән грант отты. Тагын да горурланырлык эшләре белән мактанырлыклары бар аларның. Уңышлар насыйп булсын үзләренә!

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836