#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Прививочные бригады направлены в отдаленные районы Тобольского района. Табиблар халыкка коронавирустан вакцина куя – моңа җиде йөздән артык кеше язылган. Күчмә вакцинация риск төркеменә керүче, хроник авырулар буенча исәптә торучы пациентларга уздырыла. Мәсәлән, февральнең соңгы көннәрендә Абалакта 30 кеше прививка ясатты. Түбән Әремзән авылында күчмә бригада 15 кешегә прививка куйды. Түбән Әремзәндә фельдшер-акушер пункты барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган. Вакцинация үткәрү өчен 21 көннән соң махсус термоконтейнерда һәм таләп ителгән температураны саклап, торак пунктларга вакцинаның икенче компонентын да китерәчәкләр. Күчмә бригада Тубыл районының Лаемтамак, Овсянниково, Күкрәнде, Хмелево һәм башка авылларында да булачак.

* * *

Александр Моор подписал документы на выплату более 170 миллионов рублей к Дню Победы. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, фашист концлагерьларының балигъ булмаган элекке тоткыннары, блокадалы Ленинград һәм Севастопольдә яшәүчеләр, Бөек Ватан сугышы, Финляндия, Япония белән сугышта һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең тол хатыннары 10 мең сум күләмендә социаль ярдәм алачак. Тыл хезмәтчәннәренә 5 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк. 1945 елның 9 маенача туган өлкәдә яшәүчеләргә 2 мең күләмендә акча биреләчәк.

* * *

В Тюменской области 680 ликвидаторов аварии на Чернобыльской АЭС получат выплату 2 тыс. рублей. Документ нигезендә нурлы авыру һәм радиация йогынтысына бәйле авырулар алган яки кичергән гражданнар, радиация йогынтысына бәйле рәвештә инвалидларга, махсус куркыныч янаучы бүлекчәләрдә эшләүче гражданнарга 2 мең 500 сум күләмендә; Чернобыль атом электр станциясендә, “Маяк” җитештерү берләшмәсендәге авария нәтиҗәләрен бетерүдә һәм Теча елгасына радиоактив калдыклар ташлауда катнашучыларга 2 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтеләчәк. Шушы һәлакәтләрдә һәлак булучыларның гаилә әгъзаларына 2 мең сум бирәчәкләр.

* * *

Более одного миллиона гектар засеют в Тюменской области в 2021 году. Төмән өлкәсе авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең якынча структурасын формалаштырдылар. Быел чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 1028,1 мең гектар булыр дип планлаштырыла. Шул ук вакытта 700 мең гектардан артык–бөртекле һәм кузаклы культуралар өчен. Узган ел белән чагыштырганда, алар 23,6 мең гектарга артачак. Көзге культуралар 11,706 мең мәйданда чәчелгән, хәзерге вакытта аларның торышы яхшы.

* * *

Жителей Тюменского района приглашают в ягодный бизнес. Төмән районы хакимиятендә районның агропромышленность идарәсе вәкилләре, авыл хакимиятләре белгечләре, шулай ук районда яшәүчеләрнең үзмәшгульлеге (самозанятость) белән кызыксынучылар җиләк бизнесына багышланган онлайн-очрашуда катнаштылар. Мәсәлән, “Ягоды плюс” компаниясе генераль директоры Эльмар Ибуков: “Әзерлек чорында барлык этапларда да без авыл җирендә мең ярымнан артык кеше өчен эш урыннары булдырабыз”, - дип хәбәр итте. Компания предприятиенең куәте артсын өчен халыктан килгән җиләкләргә даими мохтаҗ. Төмән районы үзмәшгуль кешеләргә җиләк культуралары үстерүдә ярдәм итәргә әзер. Җиләк-җимеш бизнесына алынырга теләүчеләрнең карар кабул итү өчен вакытлары бар әле. Быел апрель аенда бу “тәмле” эш белән шөгыльләнергә әзер булучылар белән чираттагы очрашу үткәреләчәк.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836