Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Аслана авылы мәчетендә ислам традицияләренә тирән хөрмәт белән караучы ирле-хатынлы Людмила һәм Илшат Бакиевлар, кызлары Асия Аликашева гаиләсе белән авылдашларын җыеп, ифтар уздырдылар. Алар традиция буенча ел саен изге Рамазан аенда мәчеттә күмәк ифтар мәҗлесе оештырып торалар. Бу көнне дә авылдашлары һәм читтән килгән кунаклар белән бергәләп Коръән аятьләре укып, вәгазьләр тыңлап, изге теләкләр теләп, дога кылдылар. «Көне буе ашау-эчүдән тыелып, кичен без кичке ашка җыелабыз һәм ураза тотуыбызга шатланабыз.
Бергә җыелып, тәмле ризыклардан авыз итәргә мөмкинлек биргәне өчен шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләребезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул итсен, йөрәкләребезне ныгытсын, безгә тынычлык, сәламәтлек һәм иминлек бүләк итсен. Тормыш иптәшем Людмила җитәкчелегендә шундый мул табын корган хатын-кызларыбызга, аларның пешергән тәмле ризыклары өчен зур рәхмәтемне белдерәм», - дип сөйләде традицион ифтарны оештыручы Илшат Мирсат улы.
Кунаклар да оештыручыларга ифтар мәҗлесе өчен чын күңелдән рәхмәт белдереп, аларның тырышлыкларын, киң һәм юмарт күңелләре ихтирамга, мактауга лаек булганын билгеләп, күркәм пар Людмила белән Илшат Бакиевларга нык сәламәтлек, муллык һәм барлык эшләрендә уңышлар теләделәр.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: мәчеттә.