#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әмәл бәйрәме күңелле узды

последние и лучшие новости искусства в мире

12-17Елдан-ел киң колач ала барган Әмәл бәйрәме Тубыл, Вагай, Яркәү районнарында бик уңышлы үтте дип әйтеп була, чөнки бу көннәрдә “Вконтакте”, “Сыйныфташлар” социаль челтәрләре бәйрәм күренешләрен чагылдырган фотосурәтләр, видеоязмалар белән “кайнап” торды. Мәгълүм булганчы, кайбер халыклар бу көннәрдә Нәүрүзне каршы ала, ягъни, Кояш календаре белән яңа елны, яз башланган көнне бәйрәм итә.  Ә себер татарлары аны Әмәл, Көлцән, ә кайбер авылларда Садака бәйрәме дип атыйлар. Бәйрәмнең төп максаты - бер-береңнең хәлен белешеп, бүләкләр өләшү, бергәләшеп күңел ачу.

Ләчек авылында

Көлцән 25 март көнне иртәнге сәгать 8дә башланды.
Читтә яшәүче авылдашлары да бәйрәмгә кайтып якыннары белән күрешсеннәр, кендек каны тамган нигезләрендә булып, мәрхүм-мәрхүмә булган якыннары, астанасында ятучы Нәүф шәех рухына багышлап Коръән укытып, садакалар биреп китсеннәр дип, ләчеклеләр бәйрәм көнен кышкы юл беткәнче ял көненә туры китереп билгелиләр. Шуңа да бу көнне авыл гөрләп тора. Бәйрәмгә быел да халык яхшы әзерләнгән: бәйрәмнең төп символы булган ачы яки төче камырдан пешерелә торган көлцән (күмәч), төрле кәнфит-прәннекләр, чәй, май, сабын кебек төрле әйберләр күп булды. Алдагы еллардагы кебек Раил Риханов гармунда татар көйләрен сыздырып кунакларны каршылады. Авыл зур булмаса да, бәйрәм өч сәгатьтән артык барды. Аннары ләчеклеләр җыеп кайткан ризыклары белән сыйланыр өчен бер-берсен Көлцән чәенә чакырылар.

(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

12-1812-1612-15

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836