#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучылар “Яңарыш” редакциясендә

последние и лучшие новости искусства в мире

12-3Төмән өлкә дәүләт төбәк мәгарифен үстерү институтында (ТОГИРРО) белем күтәрү курсларында катнашучы татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән “Яңарыш” газетасы редакциясендә очрашу үтте. Аларны газетаның редакторы Алсу Сәгыйтова каршы алып, түгәрәк өстәл артында өлкәдәге татар басмасының тарихы, эшчәнлеге, туган телне саклауда аның әһәмияте турында сөйләп китте. “Яңарыш” белән укучыларны таныштыруда, аны таратуда укытучыларның роле зурлыгына басым ясады. Редакция хезмәткәрләре белән таныштырып, алар ирешкән уңышларга тукталды.

“Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзасы профессор, газетаның дусты, киңәшчесе Хәнисә Алишина “Яңарыш”ның беренче редакторы Азат Сәгыйтовның алдынгы карашлы мөгаллим булуын, җитәкче урыннарда эшләвен, газетада мәгарифкә зур урын бирүен билгеләп үтте. Аның фатихасы белән “Күренекле шәхесләр” сәхифәсендә күп кенә укытучылар турында язылуын, әле аннан соң да килгән хатларның калын папкада саклануын белдерде. Аларның газета битләрендә урын алуын теләде. “Газетаның тиражын төшермәүдә бергәләп эшләргә кирәк, татар телен саклыйк”, - диде ул.

Хәнисә Чәүдәт кызы Римма Әбүталиповага (Яркәү районы, Кызылъяр мәктәбе),  Азалия Габдрәхимовага (Төмән районы, Муллаш мәктәбе), Халидә Кирамовага (Төмәннең 52нче мәктәбе), Алсу Кучумовага (Вагай районы, Усак мәктәбе), Венера Мингазовага (Ялутор районы, Исәт мәктәбе), Зөһрә Рихановага (Төмән районы, Каскара мәктәбе), Гөлфирә Сагетдиновага (Төмән районы, Талымхан мәктәбе) тантаналы рәвештә курсларның сертификатларын тапшырды.

Чәй өстәле артында узган икенче бүлектә өлкә татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе Халидә Кирамова ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев җитәкчелегендә үткән курсларның мөһимлегенә тукталып китте. “Индрәй мәктәбе тәҗрибәсе белән уртаклаштык. Рузилә Исмәгыйлова 7 класста бик матур, заман таләпләренә туры килгән дәрес бирде. Балалар татарча дәрестә, дәрестән тыш чараларда җырлап, шигырь сөйләүләренә шаккатып кайттык. Файдалы лекцияләр тыңладык. Өлкә фәнни китапханәсендә дә кызыклы очрашу булды. “Яңарыш”ның да татар халкына хезмәт итүен, коллективның эшләренә җаваплы каравын, һәр хатны игътибар белән укып, тикшереп чыгулары чиксез горурланырлык”, - диде ул.

- “Яңарыш”ны яздыру, укучыларны кызыксындыру өчен әти-әниләр ярдәмгә киләләр миңа, - дип эше белән таныштырды Гөлфирә Сагетдинова. – Актив ике-өч әни һәр баладан акча җыеп ала да, почтага барып яздыра. Дәресләрдә бик теләп кулланабыз газетаны. Танылган кешеләр турында материал табып килүләрен сорыйм. Интернетта күп ул турыда мәгълүмат, ләкин азрак газета да укысыннар дип уйлыйм. 

Шулай эчтәлекле, файдалы очрашу теләк-тәкъдимнәр, яңа мәгълүматлар ишетү белән тиз генә үтеп тә китте. Ул дәвамлы булыр, укытучылар белән укучылардан хатлар килеп торыр, газета укучылар артыр дип ышанып калдык.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836