Март 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Яркәү районының Сала, Кәеш, Ваңгы авылларында Әмәл бәйрәме, гадәттәгечә, 23 март көнне үтте. Бу якта Әмәл бәйрәме сәгать иртәнге 6да башлана. Сала авылы почта мөдире Алсу Рамазанова әйтүенчә, бәйрәм элекке еллардагы кебек бик күңелле, уңышлы узган. Авыл зур булуга карамастан, бәйрәм эш көненә туры килү сәбәпле, чара сәгать 8дә тәмамланган. Бәйрәм турындагы фикерләре белән авыл мулласы Ишмөхәммәт Аитов та безнең белән бүлеште. “Быел авылда Әмәлне 26 мартка күчерү турында бәхәс булгач, олы яшьтәге әби-бабайларыбыз: “Гореф-гадәтләребезне бозмыйк, чөнки һәр ялгыш эш нәкъ шул башта кечкенә һәм әкренләп-әкренләп боза барудан килеп чыга да”, - дип каршы чыктылар.
Аннары авыл мулласы соңгы елларда авылдашлар аракы, шәраб, сыра кебек исерткеч эчемлекләр ташлауларына зарланып, бу гадәтне бетерү өчен авыл аксакаллары, дин әһелләре, укытучылар белән бергә эшләргә, халыкка җиткерергә кирәклеген әйтте. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.