#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

16 җителей Тюменской области отметят 100-летний юбилей. Бүгенге көндә Төмән өлкәсендә 4 меңгә якын озын гомерле кеше яши. Иң карт ир Төмәндә гомер кичерә – аңа 102 яшь тула. Пенсионер - озын гомерле кешеләр арасында күпчелек хатын-кызлар, ирләр 597 генә. 2017 елда 90 яшен 1200,  95 яшен 164 якташыбыз билгели. 100 яшьлек юбилеен 16 кеше уздыра. Төмән өлкәсендә 100 яшьне узган 28 озын гомерле кеше яши.

* * *

Альберт Суфианов поблагодарил правительство области за поддержку высокотехнологичной медицины. “Төмән өлкәсендә сәламәтлекне саклау, аеруча югары технологик медицина, төрле яклы ярдәм ала. Регионда шушы тармакны үстерү барлык параметрлар буенча илебезнең башка субъектлары медицинасыннан алда бара. Эшем буенча илебезнең төрле  өлкәләрендә булырга туры килде. Бездә шартлар башка юнәлешләр буенча да яхшырак. Губернаторга һәм аның командасына чын күңелдән рәхмәт әйтәм,” – дип фикерен әйтте Төмән өлкәсе Думасы депутаты, Федераль нейрохирургия үзәге баш табибы Альберт Суфиянов региональ хөкүмәтнең  2016 елгы хезмәтенә губернаторның отчеты уңаеннан.

* * *

Тюменская область готова к строительству мусороперерабатывающих заводов. Аларны салуга рөхсәт бирелде. Концессион килешү шартлары буенча бу объектларны эксплуатациягә тапшыру 2018 елның башына планлаштырылган. 2014 елның 19 сентябрендә Төмән өлкә хөкүмәте Концессион килешү төзеде, аның буенча концессионер 2017 елның азагынача дүрт муниципальара чүп эшкәртүче завод  (Төмән, Тубыл, Ишим, Ялутор) һәм ике чүп төяүче станцияне (Төмән, Төмән районы) тәшкил иткән коммуналь инфраструктура системасын төзергә тиеш. Чүп эшкәртүче заводларның куәте: Төмән – елына 350 мең тонна, Тубыл – елына 40 мең тонна, Ялутор,  Ишим – елына 25әр мең тонна.

* * *

В Тюменской области отремонтируют 184 километров  дорог. Ремонт эшләренең иң зур өлеше Төмән районына туры киләчәк. Мәсәлән, Чаплык-Успенка, Ошкукова-Талмы-Явызбы юнәлешендәге юлларның яртысы төзекләндереләчәк. Бу эшләр “Төмән өлкәсенең куркынычсыз һәм сыйфатлы юллары” программасын гамәлгә ашыру кысасында башкарылачак.

* * *

“Тюменский бройлер” вновь бьет рекорды. Кошчылык фабрикасы “Росс-140” халыкара элиталы клубы тарафыннан бүләкләнде. Клубка Арбор Эйкрез клуб 140 Платинум сертификаты тапшырылды. Бу димәк, Арбор Эйкрез кроссындагы кошның продуктивлыгы - башлангыч чеби чыгаручы тавыкка (несушка) 152 чебеш туры килүе. Былтыр бу күрсәткеч 140 чебеш иде. “Төмән бройлеры” дөньяның алдынгы кош ите җитештерүчеләре рәтенә теркәлде.

* * *

Курганский предприниматель восстанавливает мукомольный завод в Тюменской области. Ул безнең регионда участок сатып алган. Ел башыннан Ялуторда аның җирендә 20 мең тонна бодайга складлар төзелде. Хәзерге көндә ул киптерү җиһазын ремонтлауны тәмамлый һәм он тарттыру линиясен сатып алу буенча сөйләшүләр үткәрә. Оешма шәһәрне 35 яңа хезмәт урыны белән тәэмин итәчәк дип планлаштырылган. Он тарттыру хезмәте шәһәр өчен традициягә әверелгән тармак, моның белән 100 ел элек тә шөгыльләнгәннәр. Монда бөртекле культуралар үстерү өчен яхшы климат шартлары йогынты ясый.

* * *

В Тюменской области возводят новые теплицы для выращивания семенного картофеля. Упорово авылында яңа теплицалар төзү буенча кызу эшләр бара. 11 гамәлдәге теплицага тагын өч өстәмә объект кушылды. Аларда 165 мең үсемлек утыртырга мөмкинлек бар, бер миллионнан артык мини бәрәңге бүлбесе алып булачак. Төмән аграрийлары яңа сортлар чыгару буенча Урал авыл хуҗалыгы фәнни тикшерү институты белән берләшеп селекция-орлыкчылык эше алып баралар.

* * *

Влияние пчел на здоровье человека исследуют в Тюмени. Марталар һәм кибернетика дуслашырга мөмкиннәр. Төмән физиклары, табиблары, умартачылары кешенең озак яшәү серенең чишелеше белән үзләренең тикшеренүләрен берләштерергә планлаштыралар. Тикшеренүләр Төмәннең югары уку йортларының берсендә уза. Кешегә электр магнит тирбәнүнең, шулай ук марталарның кешегә биокырының йогынты ясавының серен чишүне судан күрәләр. Кеше 60-70% процентка судан тора, сыекчалар Галактиканың, Җир кырының ион нурлануын яхшы саклыйлар. Галимнәрнең тәҗрибәләре белән Төмәндәге арахнология Бөтенроссия институты да кызыксынды. Бу институт бөҗәкләрнең, марталарның авыруын өйрәнә. Җәен җиһазлар белән тәҗрибәләр лабораторияләрдән умарталыкларга чыгачаклар.

* * *

Отчет Владимира Якушева о деятельности регионального правительства. Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев 2016 елга региональ хөкүмәтнең эше турында отчет белән чыгыш ясады, алда эшләнәчәк төп юнәлешләрне билгеләде. Промышленностьне үстерү – Төмән икътисадының үсүенең төп факторы. Бүген шушы сектор гомуми региональ продуктының өчтән бер өлешеннән артыгын формалаштыра. Үсүнең баш ноктасы – ул зур промышленность үзеллар һәм аерым яңа индустриаль проектлар. Тубыл промышленность узелының төп өлеше – СИБУРның нефтьгаз химик проекты. Монда 2016 елда 450 мең тонна полипропилен җитештерелде, бу гомумироссия күләменең өчтән бер өлеше. Регионның төрле районнарында полимер агач аслык (поддон), төрү материалы җитештерү буенча яңа предприятиеләр төзелә. Антипино нефть эшкәртү заводы – Төмән промышленность узелының флагманы. 2016 елда үзенең 10 еллык юбилейлы елында завод илебездә рекордлы тирән нефтьне эшкәртү буенча промышленность хезмәт режимына чыкты. Ел буена эшкәртүнең күләме – 9 млн. “УГМК Сталь” заводы беренче бер миллион тонна Төмән металлын бирде.

* * *

В Тюменской области оказать медицинскую помощь вовремя поможет новый вертолет. Төмән өлкәсе сәламәтлекне саклау тармагына кагылган яңа проектларны гамәлгә ашыруга керешергә әзер. Өлкә губернаторы В.Якушевның әйтүенчә, бу юнәлеш ике-өч ел дәвамында реальләштереләчәк. Көтеп алган нәтиҗә булып сыйфатның күрсәткеченең яхшыруы, медицина ярдәменең һәркем өчен үтемле (доступный) булуы, илебездә демографик шартларның стабильләшүе тора. 2017 елның азагында ЮТэйр авиакомпаниясенә Төмән өлкәсе халкына медицина ярдәме күрсәтүче заманча Ми-8 вертолеты кайтырга тиеш. Аппарат мөһим җиһазлар белән җиһазландырылачак.

* * *

Тюменцы принимают участие в выставке “Металлообработка. Сварка-Екатеринбург”. Күргәзмәгә Россиянең 30 шәһәреннән, шулай ук Болгариядән, Германиядән, Швейцариядән һәм Чехиядән 150дән артык компания җыелды. Монда металл эшкәртү станоклары, металлны эшкәртү буенча яңа технологияләр, эретеп ябыштыру һәм контроль-үлчәү җиһаз, саклау чарасы, производство белән идарә итү һәм оештыру өчен программалы матдәләр тәкъдим ителде. Уралда зур тармак күргәзмә кунаклары – Свердловск, Төмән, Чиләбе, Курган, Оренбург өлкәләренең, Пермь краеның технологияләр һәм җиһазлар җитештерүчеләре, тәэмин итүчеләре. Күргәзмәнең оештыручысы – “Пермь ярминкәсе” дигән күргәзмә берләшмәсе.

* * *

Областная больница №-1 лечит тюменцев нефтью. Уникаль ысул 70 төр авырудан дәваларга мөмкинлек бирә. Сәламәтләндерү-торгызу процедуралары өчен янмый торган нафталан нефтьне кулланалар. Дәвалау өчен чималны Азәрбайҗаннан китерәләр. Нефтьнең башка төрләреннән аермасы шунда: җиңел фракциясе (сыек кушылманың эзлекле рәвештә куу юлы белән аерып алынган бер өлеше), бензины, лигроины һәм керосины юк. Анда парафин юк һәм аз күләмдә нефть кислотасы бар. Нафталан нефть углеводородларының югары процентын тәшкил итә. Ул сөяк-мускул һәм нерв системасы, тире, тамырлар, гинекология, урология авыруларын дәвалый. Кан әйләнешен, алмаштыру процессын яхшырта һәм башкасы.

* * *

В Тобольске “светящиеся мамы” проверили одежду и рюкзаки школьников. Алар балаларда яктылык чагылдыргыч элементлар бармы икәнлеген карадылар. Тубылда “яктылык таратучы әниләр” укытучылар һәм ОГИББД инспекторлары белән иң күп кеше йөри торган җәяүле аркылы чыгу урынына чыктылар. Яктылык чагылдыргыч элементлары булмаган балаларның кулларына тасмалар бәйләделәр, рюкзакларына асылмалы бизәк элделәр. Автоинспекторлар җәяүлеләрнең тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт итү кагыйдәләре буенча белешмәлек (памятка) бирделәр.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836