#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якуб Зәнкиевка багышлаган түгәрәк өстәлдә

последние и лучшие новости искусства в мире

12-215нче мартта РФнең атказанган укытучысы, Тубыл шәһәренең, Загваздино авылының Атказанган гражданы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, язучы Я.К.Зәнкиевның 100 еллыгына багышланган “Авылларда традицион татар мәдәниятен саклау перспективалары һәм үсеше” темасына киңәйтелгән утырыш Прииртышский авыл клубында үтте. Чараны филология фәннәре кандидаты Лилия Фәизова ачып, көн тәртибе белән таныштырды. Чараны район хакимияте башлыгының урынбасары Марат Бакиев алып барды. Тубыл шәһәре һәм район мәчетләренең имам мөхтәсибе Ибраһим Сухов чарага фатиха бирде. Президиумда утыручы шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллин этномәдәни компонентлы мәктәпләр буенча тулы анализ ясады.

Я.Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан мәктәбе филиалы мөдире Альбина Азисова мәктәп музее буенча виртуаль экскурсия үткәрде, язучының тормыш юлы турында сөйләде. 7 сыйныф укучысы Даниль Азисов Якуб абыйга багышлап “Мәктәп, укучылар, язмыш һәм теләгең” темасына чыгыш ясады. Районнарда татар авылларының тарихын, перспективаларын, проблемаларын өйрәнү кирәклеге турында тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских фикерләре белән уртаклашты. Замана шартларында Тубыл районында татар мәдәниятенең үсеше турында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Римма Бизина мәгълүмат бирде. Татар телен өйрәнүдә актуаль сораулар буенча Лаемтамак мәктәбе завучы Алсу Акбердеева чыгыш ясады. 12-1Педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков “Этник яктан шәхесне идентификацияләүдә гаиләнең роле” темасын мисаллар китереп, эчтәлекле доклад укыды. Чыгыш ясаучыларга сорулар бирделәр, фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр. Туган якны өйрәнү үзәкләре булдыру, мәктәпләр каршында музейлар оештыру эшен дәвам иттерү, авыл клубларында үзешчән фольклор коллективларының иҗади үсешен күтәрүгә игътибар бирү, буыннан-буынга саклап килгән традицияләрне өйрәнүне дәвам иттерү, әти-әниләргә балаларга тәрбия бирүдә халык педагогикасын куллану кирәклеген тәкъдим итү, гаилә шәҗәрәләрен булдыру традицияне яңадан кайтару кирәклеге турында әйтелде. Резолюция кабул ителгәннән соң, кунаклар концерт карадылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836