#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнекеләр кайда да сынатмыйлар

последние и лучшие новости искусства в мире

12-13Бу көннәрдә Екатеринбург шәһәрендә узган “Кояш нурлары-2019” XXII регионара татар һәм башкорт мәдәнияте фестиваль-бәйгесендә Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбеннән 30 укучы һәм Тубыл шәһәренең 15 мәктәбеннән 9 бала вокал, вокал ансамбльләре, хореография, нәфис сүз остасы, модалар театры, гаилә коллективлары номинацияләрендә көч сынашып, иң югары урыннар һәм гран-при яулап кайттылар. Өстәвенә балаларның укытучылары – Алевтина Манкаева, Гөлниса Хөсәенова, Халидә Кирамова, Сәет Хисмәтуллин, Наҗия Хәкимовага педагогик хезмәтләренә олы бәя биреп “Мирас” Свердловск өлкә татар һәм башкорт мәдәнияте үзәге исеменнән дипломнар тапшырылды. Фестиваль-бәйгенең төп максаты – татар һәм башкорт милли мәдәниятенең иң яхшы иҗади үрнәкләре белән таныштыру, популярлаштыру, сәләтле балаларны барлау, аларга үсәргә ярдәм итү.

Балалар, укытучылар Екатеринбург шәһәренә баруда матди һәм рухи ярдәм күрсәткән өлкә татар Конгрессы җитәкчесе Нурулла Саттаровка, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең мәгариф бүлеге рәисе, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишинага һәм “Кояш нурлары” фестивален оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдерәләр.

(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836