#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Очрашулар нәтиҗәле булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районында 14 этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә Россия Федерациясенең базислы уку планы нигезендә 2нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр татар теле һәм әдәбияты атнасына ике сәгать кертелгән. Районда урнашкан авыл мәктәпләрендә 316 бала татар теле һәм әдәбиятын өйрәнәләр, мәктәпкә хәтле яшьтәге балаларны 1нче сыйныфка әзерләү төркемнәре эшли. Монда “Әлифба”, “Туган тел” дип аталган түгәрәкләр оештырылган. 18 туган тел укытучысы да югары белемле белгечләр. Шәһәрнең 15нче мәктәбе каршында эшләп килгән “Истоки” иҗтимагый оешмасы рәисе Сәет Хисмәтуллин,  оешма җитәкчесе Әлфия Петухова, район хакимияте рәисе урынбасары Марат Бакиев, мәгариф бүлеге башлыгы Ирина Бастрон февраль-март айларында Тубыл  районында урнашкан этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә булдылар. Алар татар теле, әдәбияты дәресләрен, класстан тыш чараларны карадылар, укытучыларның уңышлары, проблемалары белән таныштылар. Полуяново мәктәбендә белем алучы 48 укучының 28е татар милләтеннән. Прииртышский урта белем бирү мәктәбе филиалы мөдире Ирина Старикова: ”Мәктәптә 2-11 сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укытыла. 1 сыйныф укучылары һәм мәктәпкә хәтле яшьтәге балалар төркеме өчен “Халык әкиятләре” түгәрәге оештырылды. 5-6 сыйныф укучылары өчен “Себер татарлары фольклорын өйрәнү” түгәрәге эшли. Монда балалар халык бәйрәмнәре белән танышалар. Мәктәп каршында оештырылган чараларда укучылар чыгыш ясыйлар, район һәм өлкә күләмендә узган бәйге-фестивальләрдә катнашалар”, - дип сөйләде.

Бу мәктәптә туган тел дәресләрен 7 ел инде Зөлфия Мөхәммәтуллина укыта. ”Укучылар татар теле һәм әдәбиятын белсеннәр өчен мәктәптә уңай шартлар тудырылган. Ата-аналарның ярдәмен тоеп эшлибез. Укучыларыбыз бәйге–фестивальләрдә катнашып, җиңү яулап кайтсалар, үзләрендә горурлык хисе тоеп, кызыксынулары арта. Бездә, татар телен өйрәнмим, кирәкми ул, дип әйтүчеләрнең булганы юк”, - дип әйтә ул. Укытучылар белән оештырылган әңгәмәдән соң әти-әниләр һәм кунаклар өчен “Безнең көч - дуслыкта” дип аталган класстан тыш тәрбияви чара үтте. Монда төрле сыйныф укучылары рус һәм татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынуларын күрсәттеләр. Очрашу мәктәп музеена экскурсия ясау белән йомгакланды.

Бу авылдан 12 чакрым ераклыкта Я.Зәнкиев исемен йөрткән Хуҗайлан мәктәбендә кунакларны рус һәм татар милли костюмнарын кигән укучылар каршы алдылар. Туган тел укытучысы Тәнзилә Тимканова: ”Башлангыч сыйныфларда татар теленә кызыксыну уяту өчен балаларга татарча мультфильмнар күрсәтәм. Дәресләр белән генә чикләнмәс өчен “Туган тел”, “Илһам” дип аталган түгәрәкләр оештырылды. Укучыларым белән төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Алар сәхнәдә чыгыш ясарга, халык уеннарын яраталар. Уку китаплары, методик кулланмалар җитәрлек. Җитешмәгән очракта  мәктәп җитәкчебез Альбина апа Азисова аларны булдыру ягын карый”, - дип сөйләде. Биредә гаилә темасына класстан тыш чара үтте. Килгән кунаклар, әти-әниләр укучыларның гаилә бәйрәмнәрен, татар халык әйтемнәрен, гореф-гадәтләрен яхшы белүләрен күрделәр. Мәктәп каршында эшләгән музей экспонатларга бай булып, кунаклар кызыклы, файдалы мәгълүматлар алдылар.

Бизино урта белем бирү мәктәбе филиалы булган Ворогушино мәктәбендә 51 бала белем ала. Аларның 31е  татар милләтеннән. “Татар халык ашлары” темасына әзерләнгән чарада укытучы Руфинә Алимасова балалар арасындагы дуслыкны ныгытуга, балаларда милли горурлык хисен уятуга басым ясады. Очрашуда балаларны милли ризыклар белән сыйладылар, аларның исемнәре, рецептлары белән таныштылар, татар телендә тулы җөмләләр төзеп, сорауларга җавап бирделәр. Мәктәп мөдире Зөлфирә Шәйдуллина: “Туган тел дәресләре 2003 елдан факультатив рәвешендә 2 ел укытылды. Аннары ата-аналардан гариза җыеп, татар теле дәресләрен уку планына кертүне сорап идарә оешмасына хат яздык. Шулай туган тел дәресләре уку планына кертелде. Китаплар булдыруда өлкә мәгариф һәм фән департаменты, район мәгариф комитеты, Татарстан Республикасы да ярдәм итә”, - дип сөйләде. Аннары кунакларны милли ризыклар тулы табынга чакырдылар.

Сазлыклар арасында урнашкан Лаемтамак, Вәчир авыллары мәктәпләрендә Халыкара туган тел көненә багышланган дәресләрдә балалар бөек шагыйрьләребезнең шигырьләрен сәнгатьле, мәгънәсен аңлап, бөтен күңелләрен биреп укыдылар. Күп еллар Лаемтамак мәктәбендә туган тел дәресләрен укыткан Роза Ишкулова: ”Мәктәптә 105 укучы белем, тәрбия ала. Башлангыч сыйныфлар өчен уку китаплары, методик кулланмалар җитәрлек. 5-6 сыйныфлар өчен яңа китапларга гариза бирелгән. Яңа уку елын яңа китаплар белән башларбыз дип ышанам. Безнең якларда интернет көчле булмаса да, юниор буенча олимпиадаларда һәм Татарстанда үтүче “Илһам” бәйгесендә катнашабыз.   Укучылар туган телебезне теләп өйрәнәләр. Алар кызыксынучан, белемгә омтылучаннар. Бөек шагыйрь Г.Тукай телен белергә теләмәүне мин наданлык дип уйлыйм”, - дип мәктәп тормышыннан кызыклы хәлләрне сөйләде ул. Хакимият вәкилләре себер татарлары теле белән беррәттә әдәби татар телен дә яхшы белгән балаларның чыгышларын сокланып тыңлап, мактау сүзләре юлладылар һәм Лаемтамак авылында яңа мәктәп бинасы төзеләчәге турында сөйләделәр.

Вәчир урта мәктәбендә кунакларга укучылар белән ветеран укытучылар имтихан оештырдылар. Алар татар телендә әйтем–мәкальләр әйтеп, “Туган тел” шигырен сөйләп түргә уздылар. Гөлшат Турышева, Сафура Моталлипованың ачык дәресләрендә укучылар тирән белемнәрен, сөйләм тел байлыкларын күрсәттеләр. Биредә мәктәп җитәкчесе, укытучылар коллективының тырыш хезмәтләренә югары бәя бирелде, эшләрендә очраган проблемаларны бергәләп чишү юллары турында сөйләштеләр, карарлар кабул ителде. Мәктәп директоры Гөлбану Барсукова: ”Татар теле һәм әдәбияты дәресләре 2 сыйныфтан фән буларак кертелсә дә,  1 сыйныфта “Әлифба” дип аталган факультатив сәгатьләре керттек. Мәктәпкә хәтле яшьлек балалар белән татарча җырлар, шигырьләр өйрәнеп, уеннар аркылы татар теленә кызыксыну, мәхәббәт уятабыз”, - дип сөйләде.

Шунысы сөенечле: һәр мәктәптә туган тел кабинетларында “Яңарыш”ыбызны күрү кунакларның күңелләрендә җылы хисләр калдырды. Мәктәпләрдә “Яңарыш” газетасына 2017нче елның икенче ярты еллыгына язылу турында җитәкчеләр белән сөйләшеп, газетага мәктәп тормышын чагылдырган мәкаләләр җибәрүләрен сорадык. Яшьләрне, балаларны кызыксындырган темалар турында әңгәмә оештырдык. “Истоки” өлкә иҗтимагый оешмасы вәкилләренең туган тел укытучылары белән очрашулары апрель аенда дәвам итәчәк.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836